Бүгенге зәхмәтләр беткәч тормышыбыз үзгәрәчәк, диләр. Шул исәптән кул биреп күрешүләр дә бетәчәк, кешеләр сәламләшүнең башка юлларын уйлап табачак, имеш...
Без малай чакта Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары “Марс” колхозына керә иде. Колхоз рәисе булып каяндыр китерелгән Галимҗан Хәмитов дигән мишәр татары эшләде.
– Ул килгәндә кул биреп күрешүне бөтенләй белми иде, – дип сөйләгән иде әти.
Бу кешегә болай эшләүнең һич тә ярамаганлыгын, безнең якларда бик күңелсез хәл икәнлеген аңлаталар. Аңлы кеше була инде ул, шулай булмаса рәис итеп китермәсләр иде үзен. Әкренләп кул биреп күрешүгә күнегә башлый бу. Әмма һаман безнеңчә барып чыкмый, үзе алдан бара, арттан күрешә-күрешә кулы килә. Безнең авылның бер шаян кешесе кулына себерке тоттыра моның. Шушы хәлдән соң “безнеңчә” күрешә башлый рәис.
Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары 2011 елдан 17 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Ветераннар практик тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар, балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында профилактик эш алып баралар, закон һәм хокук тәртибе саклыйлар.
Аларның күп еллык һәм нәтиҗәле, Туган илгә тугрылыклы хезмәтләре киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
13 апрельдән башлап, 2 көн эчендә 160тан артык заявка керде, аларның күпчелеген гомуми туклану өлкәсе белгечләре тәшкил итә. Эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта, әгәр элегрәк 400ләп вакансия булган булса, бүген аларның саны 530га җитте, аларның һәркайсы төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары тәкъдим итәләр.
2020 елның 25 мартында Владимир Путин телевидение аша халыкка мөрәҗәгате вакытында дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында игълан итте
Бу мөрәҗәгать илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Яңа чараларның берсе – ана капиталына ия булган аналарның 3 яшькә кадәрле балаларына 5 мең сум өстәмә түләү.
7 апрельдә Владимир Путин 249нчы Указга кул куйды. Әһәмиятле яңалык бу. Күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.
– Рузия Илсуровна, 5 мең сумны алу тәртибе турында аңлатсагыз иде.
– 5 мең сум өстәмә түләүне ана капиталына ия ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы алачак.
– Өстәмә түләүне ана капиталы акчасын тулысынча тотып бетергән гаилә ала аламы?
– Ул акчаны тотканмы ул, юкмы – әһәмиятле түгел. Ана капиталына хокукы булган ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы ала. Мәсәлән, гаиләдә 3 яшькә кадәрле өч бала бар икән – өчесе дә алачак.
Авыл хуҗалыгының үз үзенчәлекләре бар. Бернигә дә карамый терлекләрне ашатырга, сыерларны вакытында саварга кирәк.
– Узган елга караганда сөтне 10 процентка күбрәк савабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – 18 тонна сөт артыграк савыла. Бер сыердан уртача көнлек савым 18 килограммга якын.
“Кызыл Яр” хуҗалыгыннан сыер савучылар Гөлсинә Вафина, Гөлгенә Шакирова, ясалма орлыкландыру технигы Денис Абдрахманов, “Заря” хуҗалыгыннан сыер савучылар Таһирә Заһидуллина, Просковья Садыйкова, Надия Шакирова Рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булдылар.
Район башлыгы әлеге хуҗалыкларда терлекчелектә эшләрнең торышы белән дә танышты. Фермалардагы тәртип, чисталыкка игътибар итәсең. Рацион баетылган, өстәмәләр кушып, мул итеп ашаталар.
“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә озак еллар шофер булып эшләгән Нәкыйп Шәрәфиевка “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” исеме бирелде
Аның Татарстан Республикасы Автотранспорт министрлыгының Мактау грамотасы, “Алдынгы транспорт белән идарә итүче” исеме, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм тагын бик күп Мактау хатлары бар иде инде.
Нәкыйпнең әтисе Нуретдин абый гомер буе автобус йөртте. Алдынгылыкны бирмәде, шулай ук мактаулы исемнәр яулады. Кечкенә вакытларында әтисе белән еш юлда йөрергә яраткан Нәкыйпкә бу һөнәргә мәхәббәт тә шул вакытта ук сеңеп калгандыр, мөгаен.
– Без Симетбашта яши идек. Башта Яңа Кенәргә, аннан Арчага күчеп килдек. Өч бала үстек. Абыем Наил дә гомер буе автобуста эшли, – диде Нәкыйп. – Арчага килгәндә мин 4нче сыйныфта укый идем. Өченче мәктәпне тәмамлау белән эшли башладым. Кичләрен кичке мәктәптә шоферлыкка укыган идем. Башта “ПМК-16”да тракторда, аннан “Сельхозхимия”дә “КамАЗ”да йөрдем. Әти миңа: “Автобус йөртүче булсаң, эшең бетмәячәк”, – диде. Аның сүзен тыңлап, кичләрен автобус шоферлыгына белемемне күтәрдем. 1985 елдан Арча автотранспорт предприятиесендә эшлим.
“Арча–Олы Әтнә юлында, Түбән Аты борылышы турысында куркыныч юл һәлакәте булды, “Лада Приора” машинасы белән трактор бәрелеште. “Беларусь-1221” тракторын йөртүче сулга борылганда төп юлдан килүче “Лада-217010” машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, үзе дә, машинадагы пассажирлар да (2 бала, 2 олы кеше) тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. Сәбәпләре ачыклана”, – диделәр безгә Арча эчке эшләре бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Тулырак мәгълүмат алу максатыннан Утар Атыдан Арчага таба килүче “Лада Приора” машинасында булган Ләйсән белән элемтәгә кердек.
– Рульдә иремнең энесе Илназ иде. Янында сеңлем Рәзилә. Ә мин ике бала белән арткы утыргычта. Без үз полосабыздан бардык. Арчадан килүче трактор юлны кисеп борылышка керер, дип көтмәдек тә. Илназ тиз аңышып алып тормозга басты. “Баганага бәрелдем”, дип утыра тракторчы, машина белән бәрелешкәнен белмәгән дә, – диде Ләйсән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.
Конкурс 6 номинация буенча уздырыла:
- авыл яшьләренең граждани-хокукый белемен арттыру;
- авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу;
- һөнәри юнәлеш һәм үз-үзеңне ачу;
- авылда эшкуарлыкны үстерү;
- гаиләнең социаль институтларын үстерү;
- авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.
Конкурста җиңүчеләргә 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр оештыру, мәгълүмати һәм финанс ярдәме тәэмин ителәчәк.
Коронавирус йогышы таралуны булдырмау, укучылар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан, агымдагы елның 6 апреленнән башлап районның барлык белем бирү оешмаларында дистанцион укыту кертелде. Электрон ресурслар һәм кушымталар җыелмасын гомуми белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль билгели. «Ачык мәктәп 2035», «Учи.ру» иң популяр онлайн-платформалар булып санала. Шулай ук педагоглар «ЯКласс», «Россия электрон мәктәбе», «Решу ОГЭ», «Решу БДИ», Google сервислары, Skyeng онлайн-мәктәбе сервисларын кулланалар. Онлайн-дәресләр үткәрү өчен укытучылар Zoom, Skype видеотрансляцияле сервислар кулланалар.
Хәзерге һава шартлары Татарстанның аерым районнарында кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте. Кар кайбер урыннарда 5 см-га кадәр төшкән. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күңелләрен төшермиләр.
Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Кукмара, Яңа Чишмә районнарының авыл хуҗалыгы идарәләреннән кыр эшләрен туктатып торулары турында хәбәр иттеләр. «Шытымнар юк әле, шуңа күрә кар зыян китермәс. Ә тышта плюс температура. Бу җылы карны ашлама итеп кабул итәбез. Дым күбрәк туплана. 2-3 көн эчендә кар эреп бетәчәк, без тагын кырларга чыгачакбыз», - дип сөйлиләр районнарда игенчеләр.
Хәзергә уҗым культуралары 471,4 гектарда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 362,5 мең га, ягъни 86%. Быел барысы бөртекле культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырасы, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең гектарда.
Күпьеллык үләннәрне тырмалау 354,8 мең гектарда башкарылган, көзге культуралар - 129,3 мең га, туңга сөрелгән һәм пар җирләре - 822,6 мең га, ягъни 42%.