Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиеш.
“Султан” ширкәте тагын 1500 квадрат метр мәйданда биналар төзүне, киләчәктә 200гә якын кешене эш урыны белән тәэмин итүне планлаштыра.
Район хакимиятендә төрле хезмәтләр җитәкчеләре катнашында үткән инвестицион совет утырышында сүз шул хакта барды.
Тәрбия эшләре, “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтен үстерү һәм балалар, яшьләр берләшмәләре арасында үзара бәйләнеш буенча район башлыгы каршындагы совет утырышы булды.
Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл калкып чыккан. Ул быел гына ачылган яңа клубны тулыландырып тора.
Узган елның декабрендә биредә өр-яңа клуб ачылды. Ул шуралылар өчен зур бәйрәм булды.
Республика шәһәрләре һәм авыллары халкы QR-кодлар ярдәмендә почта бүлекчәләрендә заказлы хатлар һәм посылкаларны өч тапкыр тизрәк ала һәм җибәрә алачак. Хәзер тапшыру 30 секундтан да артык вакытны алмаячак.
21 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә, боз явуы ихтимал.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Волик (кыз фамилиясе Гыйльметдинова) Хәмдия Идият кызы 1919 елның 18 гыйнварында ТАССРның Арча районы Субаш-Аты авылында туган. Совет Армиясе сафларына китү өчен, ул үзенә бер яшь өсти. 1942 елның 29 маенда Арча районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Сослаңгырда 65 нче укчы дивизия оештырыла.
"Мин Арча баласы" проекты кысаларында 4 нче майда Арча районында "Мин Арчаны беләм" квест-уены узды, анда 62 бала катнашты.
Квестта катнашучыларга тарихи атмосферага чумарга мөмкинлек бирүче мавыктыргыч маршрут Арча укучылар Сарае, Район мәдәният йорты һәм «Казан арты» тарихи-этнографик музее иҗади командасы тарафыннан төзелде.
Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга аеруча кадерле ул
Без Тукай якташлары булуыбыз белән горурланып, аның: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, – дигән сүзләрен һәрчак искә алып яшибез.
Россиядә һәм чит илләрдә алтынчы тапкыр “Җиңү диктанты“ традицион акциясе узды
Әлеге мөһим чарадан Арча районы да читтә калмады. Районыбызның төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Арча педагогика һәм агросәнәгать көллиятләрендә “Җиңү диктанты“ тестларын эшләделәр. Без дә Арчаның 1нче мәктәбендә узган “Җиңү диктанты“нда катнаштык.