ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина үзенекеләрнең уңышлары турында дәшми кала алмый.

Бу юлы да, Кәчедә яшәүче 70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңүе турында иң беренчеләрдән булып хәбәр итте. Шунда ук без Фәрит Мөхәммәтхан улы белән элемтәгә чыктык. “Без Татарстаннан Казанның “АВЛАТ” клубының ветераннар командасы белән Россия чемпионатында катнаштык, – дип сөйләде ул. – Санкт-Петербургта 70 яшьлекләр арасында 10 км. араны йөгереп үтеп, мин 1нче урынны алдым. 5кмда 2нче нәтиҗәне күрсәттем. Шулай итеп, Санкт-Петербургтан уңышлар белән кайттым”.

«Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы (җитәкчесе - Альберт Сафиев) Арча, Әтнә, Теләче районнары юлларына хезмәт күрсәтә Әңгәмәдәш – “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов.

– Назыйр Габделнәфыйкович, башта танышып үтик әле, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы ничә районга хезмәт күрсәтә?

– Безнең оешма өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына хезмәт күрсәтә. Шушы өч районда безнең карамакта барысы 830 км юл бар. Аерым алганда, Арча районында 360 км юлларны карап торабыз. Быел федераль юллар безнең өстән төште.

– Ә менә Арча шәһәре эчендәге юлларны карау сезнең оешма җаваплылыгындамы? Күз алдында кайбер урамнар яхшы итеп ремонтланды, асфальт җәелде.

– Юк, Арча шәһәре эчендәге юлларны без асфальтламыйбыз. Бу эш безнең планга керми.

– Җәен гадәттә юллар рәтләнә, асфальтлана. Быелгы эшләрегез белән таныштырып китсәгез иде.

Милли җыен кунаклары тулы бер көннәрен бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган ягына сәяхәткә багышлады

26-28 августта Казанда “Татарстан – рухи Ватаным” исеме астында “Милләт җыены” узды. Анда Россиянең 68 төбәгеннән, 27 чит илдән меңгә якын делегат катнашты.

Алты зур автобуста Арча районына килгән кунаклар өч төркемгә бүленеп, районның истәлекле урыннары белән танышты.

Без йөргән төркем сәяхәтен Арча педагогика көллиятеннән башлады. Аларны милли киемнәрдән көллият студентлары – егетләр һәм кызлар татар җыры белән каршы алды. Үзебезнең осталарыбыз кулы белән башкарылган милли эшләнмәләр – бизәнү әйберләре, чигелгән түбәтәй, калфаклар, милли бизәкләр төшерелгән сумкалар хатын-кызларның игьтибарын шунда ук җәлеп итте.

 Арчаның Үзәк стадионында “Арча читекләре” республикакүләм этно-фестивале узды

Фестиваль онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен         саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, тәҗрибә  туплау максатында оештырылды.

Шулай ук читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыруны да күз алдында тотты.


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән томан;

- көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк

Почта 2026 елның 1 яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен башлап җибәрде. 
Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.

Бүген Арча үзәк китапханәсе һәм “Казан арты” тарих- этнография музее белән берлектә “Татарстанда жәй” проекты кысаларында, Арчаның Җиңү паркында Республика көне һәм Арча районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан, “Арча ягы- данлы төбәк!”дигән әдәби- музыкаль чара узды. Әдәби – музыкаль кичә Арчабызга атап язылган шигырьдән башланды. Шигырь юллары якташыбыз Рәис Сафин иҗатыннан. Чарага районыбыз тарихын барлауга, өйрәнүгә,үзебездән соңгы буыннарга тапшырырлык мәгълүмат туплауга күп көч куйган хөрмәтле кунаклар, райондашлар чакырылган иде.Алар үзләренең тарихи истәлекләргә бай чыгышларын тамашачыларга җиткерделәр.


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисенең массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда БПЛА очышларының фото һәм видеоларын, шулай ук аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләрен таратуны тыю турындагы Указы чыкты.

Нинди мәгълүматны, шул исәптән фото - һәм видеоматериалларны да, бастырып чыгарырга ярамый икәнен аңлатабыз:

Татарстан территориясендә БПЛА куллану һәм куллану нәтиҗәләре турында, аларның төрен, төшү урынын, очу траекториясен һәм башкаларны идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматны да кертеп.;

ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану һәм куллану нәтиҗәләре турында;

һава сакланышы һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашу урыннары турында;

ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашу урыннарын ачуга ярдәм итә.

 Тыю хакимият органнарының рәсми басмаларына һәм аларга сылтама белән мәгълүматка кагылмый.

Исегездәме, мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләрнең эшенә комачаулый аласыз. Күктә БПЛА күрсәгез, беренче чиратта, 112 номерына шалтыратыгыз.

Рәсми документны кушып бирәбез.

1 сентябрьдә кич, 2 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә, боз явуы ихтимал.

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International