Күпербаш ягыннан Казиле авылына килеп кергәндә үзеңне урманда кебек хис итәсең
“Урманчы“ үзе дә иң кырый йортта яши. “Ел саен яз да, көз дә агач утыртам, – ди Раян Нигъмәтҗанов. – Менә боларын быел яз утырттым“. Каршыдагы тау битләрендә дә чыршы, наратлар хозурлык биреп утыра.
– Мин үземне урамга чыккач урманда кебек хис итәм, һавасы гына ни тора! 1995 елда агач утырта башлаган идем, әлегә кадәр утыртам, быел яз 30 төп утырттым, – ди ул.
Раян белән шул агачларга карап сокланып йөрибез, әкренләп аның тормыш йомгагын сүтәбез. “Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктәге училищеда укыдым. Шуннан 18 ел тракторда эшләдем мин. Армиядә хезмәт иткәндә генә аерылып тордым. Әти белән бергә эшләдек. Тора-бара күпме яшьләрне эшкә өйрәттем. 1983 елда Сәлим абый (колхоз рәисе) механик итеп куйды“.
Арча Сабантуенда ат ярышында 27 ат катнашты
Арча, Балтач, Биектау районнары атлары ярышты. Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды. Ат чабышын карарга килгән халык күп иде. Башта ярышка ике яшьлекләр керде. Дүрт ат. 1200 метр араны үттеләр. Арада Сабантуй алдыннан 9 майда оештырылган ат ярышында 8 чабышкы арасында 1нче урынны алган Салават Бикбаевның Страйкер Мун кушаматлы аты да бар. Бу юлы Салават үзе чапмады. Авырлыгым зурррак, яшь атка кыенгарак туры килер дип, икенче җайдакны дәшкән. Белгәннәр дулкынланып Салаватның атын күзәтте. Һәм... Казан ипподромы җайдагы Айрат Ишназаров утырган Салават аты иң соңгы – дүртенче булып финишка килде. Ярышлар, спорт могҗизасыз була алмый! Соңыннан Салаватның үзе белән сөйләштек. “Борчылдым, – диде ул. – Тай вакыттан алып үстергән ат ул минем. Характеры бар.
Арча стадионында Сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.
Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң куанган кешеләр, мөгаен, балалардыр. Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк аларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче, әле Сабантуй башланганчы ук, нәниләрне Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Нинди генә уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңеленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.
Авыл сабантуен берни белән дә чагыштырып булмый. Аларны сакларга, юкка чыгарырга ярамый
Авыл сабантуена барам дигәч, берәү “Нәрсә калган анда!” – диде. “Калган шул, – дидем. – Авыл сабантуенда авылдашлар, сыйныфташлар белән очрашасың, кыр, көрәш батырларын күрәсең, төрле кызыклы уеннар, тамаша карыйсың, матур җырлар тыңлыйсың, биисең...”.
Колхоз, совхозлар беткәч, кайбер авылларда сабантуйлар да сүнде. Аларны саклап калырга иде. Бездә “Власть Советов” совхозы бетсә дә, Айван сабантуен саклап калдылар. Бүген дә авылдашлардан акча җыеп, эшмәкәрләр, “Сафия” хуҗалыгы ярдәме белән үткәрәләр. Рәхмәт оештыручыларга.
Арча беренче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Тимур Зәкиев сувенирлар сату буенча сайт булдырган
Ул “Дай пять” (“Бир бишне”) дип исемләнгән укучылар өчен технологик эшмәкәрлек буенча республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулады һәм шушы көннәрдә бүләкләрен алып кайтты.
– Әлеге бәйгегә 1800 гариза бирелгән булган. Дәрәҗәле жюри илле иң яхшысын сайлап алган. Шулар арасында Арчадан Зәринә Гайнуллина белән (ул да беренче мәктәптән) мин дә бар. Бүләк тапшыру өчен Казанга Ай-Ти паркка чакырдылар. Бик матур бина. Эчке ягы тагын да матуррак. Яхшы каршы алдылар.
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.
Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк.
Бүгенге көнгә Арча районы территориясендә 253 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Юлларда 17 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шунысы гына куандыра, һәлак булучылар юк.
Әлеге һәлакәтләрнең сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта без Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә кордык.
Соңгы вакытта, ишетеп тә, күреп тә, белеп тә торабыз, юл һәлакәтләре саны бик күбәйде. Кая күз салма, шундый хәбәргә юлыгабыз – машиналар бәрелешкән, кешеләр һәлак булган, зыян күргән, балалар ятим калган.
Ишеткән саен йөрәк жу итеп китә. Сугышсыз кырыла кеше.
“Арча“ радиосы Чабаксарда Идел буе федераль округы буенча таэквон-до ярышыннан кайткан тренер Газинур Борһановны спортчылары Инсаф Габдрахманов һәм Ильяс Надршинны кунакка чакырды.
Бик матур тапшыру булды ул. Газинур Борһанов: “Бу уку елында без 7 ярышта (башка елларны 15-16 ярышта) катнаштык. 34 медаль алып кайттык – 9 алтын, 15 көмеш һәм 10 бронза”, – дип сөйләде.
Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова
Алсу Альбертовна, без бүген балаларның җәйге ялы, санаторийларга, лагерьларга сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрү турында сөйләшербез. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.
– Иң элек сүзне яшь балалардан башлыйм. 1 яшькә кадәрле баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Баласын йоклатып, я кибеткә чыгып китәләр, я бакча эше белән мәшгуль булалар, я... Яшь баланы караватка аркасы белән яткырырга кирәк. Төнлә баланы әни кеше үз янына салырга тиеш түгел. Бала караватта аерым йокласын. Татарстанда бәхетсезлек очраклары булып тора. Нинди генә эшең булса да, бала бүлмәдә ялгыз калырга тиеш түгел. Хәтта беренче баласын югалткан гаиләләр бар. Шундый очракның берсен генә әйтәм, бала өйдә йоклап калган, кайтсалар, бала үлгән. Аллам сакласын. Андый очраклар гел булмый ул, бер була. Үзем белән дә шундый хәл була язды. Табак-савыт юам, артымда бала кабыгын әрчеп биргән алманы ашап тора. Бала алма белән тыгыла язды. Шунда ук авызына бармагымны тыгып, алма кисәген алдым. Ә янында булмасам... Хәтта бала пакет йоткан очраклар бар. Тәрәзәләргә куелган сеткалар да бик хәтәр. Бала тәрәзә төбенә менеп, сеткага таянып, аска төшеп китү очраклары булып тора.
Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.
Мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәве, зурларның аларны карап җиткермәве, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра алмавы аркасында килеп чыга.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар уйнаган вакытта еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлый. Алар гадәттә үзләре генә калганда мөстәкыйль булырга омтыла. Өйдә ялгыз калган баланың шырпы яки зажигалка белән уйнамавына, кәгазьгә ут төртмәсенә, учак якмасына ышанып булмый.