ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2023 ел
якшәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгы комбайнчыларга  бүләкләр тапшырды

18 августта мондый хөрмәткә урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Заря“ ширкәте комбайнчысы Илдар Кавиев, “Ашыт“ ширкәтеннән Якуб Гатиятуллин, “Аю“ ширкәтеннән Вагыйз Каюмов, “Кызыл Яр“ ширкәтеннән Азат Кәрамов, “Ташкичү“ ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллин лаек булды.

Яңа уку елына аяк басарга санаулы көннәр калып бара

Шул уңайдан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән районда белем бирү системасы алдында торган бурычлар турында сөйләштек.

Меңләгән укучыларга белем биргән Арчаның 1нче мәктәбе быел үзенең 180 еллык юбилеен билгеләп үтә.Матур традициягә әверелгән сыйныфташлар очрашуларында беренче мәктәпне тәмамлаган һәр укучы нәкъ менә алар укыган елларда мәктәптә көчле коллектив эшләвен искә ала. 

 

Кичке сәгать алты. Менә без Айван мәдәният йорты бакчасында. Авылым бәйрәменә авылдашлар җыелган.

 Матур музыка куеп җибәргәннәр. Сүзләре, көе үзәкләрне өзә...

Кайтып киләм авылыма,

Көткәнсеңдер син дә мине.

Тәпи киткән туган нигез,

Туган өем тартыр мине...

(“Авылкаем”)

Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Гуманитар ярдәм белән соңгы машина әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.

Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.

Бер Күлтәс авылыннан 46 гармунчы чыккан! Шуларның 25е вафат, ә калганнары әле дә кулыннан гармунын төшерми

Узган шимбәдә Күлтәс авылы клубы янындагы мәйданчыкта “Авылымда гармун моңнары” дигән бәйрәм булды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.

Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.  

 


25
август, 2023 ел
җомга

2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы  Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләләре катнашты...».

2023 елның 25 августыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

2023 елның 25 августында 18 сәгатьтән 26 августта 18 сәгатькә кадәр Казан Буенча: Ачыклык белән болытлы. Төнлә башлыча явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнбатыш, көнбатыш 510 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +10..+12, түбән урыннарда +7..+9˚. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+18˚.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген  “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре өлкәннәр белән берлектә “Туган ягым - яшел бишек ” проекты кысаларында “Ислам нуры” исемле автоэкскурсия оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International