ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

Бүгенге көнгә Арча районы территориясендә 253 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Юлларда 17 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шунысы гына куандыра, һәлак булучылар юк.

Әлеге һәлакәтләрнең сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта без Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә кордык.

 Соңгы вакытта, ишетеп тә, күреп тә, белеп тә торабыз, юл һәлакәтләре саны бик күбәйде. Кая күз салма, шундый хәбәргә юлыгабыз – машиналар бәрелешкән, кешеләр һәлак булган, зыян күргән, балалар ятим калган.

Ишеткән саен йөрәк жу итеп китә. Сугышсыз кырыла кеше.

“Арча“ радиосы Чабаксарда Идел буе федераль округы буенча таэквон-до ярышыннан кайткан тренер Газинур Борһановны спортчылары Инсаф Габдрахманов һәм Ильяс Надршинны кунакка чакырды.

Бик матур тапшыру булды ул. Газинур Борһанов: “Бу уку елында без  7 ярышта (башка елларны 15-16 ярышта) катнаштык. 34 медаль алып кайттык – 9 алтын, 15 көмеш һәм 10 бронза”, – дип сөйләде.

Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова

Алсу Альбертовна, без бүген балаларның җәйге ялы, санаторийларга, лагерьларга сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрү турында сөйләшербез. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.

– Иң элек сүзне яшь балалардан башлыйм. 1 яшькә кадәрле баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Баласын йоклатып, я кибеткә чыгып китәләр, я бакча эше белән мәшгуль булалар, я... Яшь баланы караватка аркасы белән яткырырга кирәк. Төнлә баланы әни кеше үз янына салырга тиеш түгел. Бала караватта аерым йокласын. Татарстанда бәхетсезлек очраклары булып тора. Нинди генә эшең булса да, бала бүлмәдә ялгыз калырга тиеш түгел. Хәтта беренче баласын югалткан гаиләләр бар. Шундый очракның берсен генә әйтәм, бала өйдә йоклап калган, кайтсалар, бала үлгән. Аллам сакласын. Андый очраклар гел булмый ул, бер була. Үзем белән дә шундый хәл була язды. Табак-савыт юам, артымда бала кабыгын әрчеп биргән алманы ашап тора. Бала алма белән тыгыла язды. Шунда ук авызына бармагымны тыгып, алма кисәген алдым. Ә янында булмасам... Хәтта бала пакет йоткан очраклар бар. Тәрәзәләргә куелган сеткалар да бик хәтәр. Бала тәрәзә төбенә менеп, сеткага таянып, аска төшеп китү очраклары булып тора.

Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.

Мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәве, зурларның аларны карап җиткермәве, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра алмавы аркасында килеп чыга.

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар уйнаган вакытта еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен  кабатлый. Алар гадәттә үзләре генә калганда мөстәкыйль булырга омтыла. Өйдә ялгыз калган баланың шырпы яки зажигалка белән уйнамавына, кәгазьгә ут төртмәсенә, учак якмасына ышанып булмый.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 27 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.

Сорауларны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә (ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт, «Арча район мәдәният йорты» бинасы Н.Р. Мифтахетдинова) «Skype» аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирергә мөмкин.

  Гражданнарны кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яки Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Сезне халкыбызның искиткеч бәйрәме Сабантуй белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Күп гасырлар дәвамында якты, кунакчыл мәйдан хезмәт сөючән  игенчеләрне һәм данлыклы батырларны, ата-бабаларыбыз традицияләре һәм гореф-гадәтләре якын һәм кадерле булган барлык кешеләрне үзенә җыя. Бәйрәм мәйданы яшь талантларга юл ача, милли йолаларга һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияли, эчкерсез һәм ихлас атмосфера тудыра, кешеләргә игелекле, рухый аралашу мөмкинлеге бирә. Сабантуйның халыкчан булуы һәм дөнья күләмендә танылу сере нәкъ менә шунда.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап узып игеннәрнең торышына  бәя бирделәр

Быелгы май ае исемен аклады – матур, җылы һәм явым-төшемгә бай булды.

“Һаваның уртача температурасы +15,6 градус тәшкил итте, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Чәчүлекләрнең торышына  бүген куанып йөрибез икән, май аеның уңай килүе нәтиҗәсе бу“.

Май аенда явым-төшемнәр 47,8 мм булды. Норма – 36 мм. Узган ел 41,1 мм булган. Апрельдә 3,3 мм гына (норма 36 мм) яуган иде. Хәзерге вакытта 10 см калынлыкта  туфракта  8 мм дым бар. 20 см да – 18, 50 см да – 58, 1 метр калынлыкта 148 мм. Узган ел соңгы сан 166 мм булган.

Алдагы ялларда авылларда, Арчада Сабантуйлар уза. Бәйрәмнәрнең иминлеге ничек тәэмин ителәчәк?

Без әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, бәйрәмнәрнең иминлеген тәэмин итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бу юнәлештә төрле хезмәтләр белән очрашулар, киңәшмәләр үткәрдек, аларның һәркайсы үз бурычларын яхшы аңлый. Район Сабантуенда халыкның иминлеген полиция, “Росгвардия“, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Авыл сабантуйларында полиция хезмәткәрләре булачак.

Янгын куркынычсызлыгы, “Ашыгыч  ярдәм“ хезмәткәрләре дә дежур торачак.

Район Мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” проекты белән ТРның гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулады

Гөлнур Миннебаева

Арча район Мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Бәйге мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе, район Мәдәният йорты, Наласа авылы мәчете һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бу юнәлештәге узган елдан башланып киткән зур хезмәт район өчен горурланырлык нәтиҗәсен күрсәтте.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә сокланам: нинди генә чара оештырмый алар!

Соңгы вакытта мин белгәннәре генә дә әллә ничәү: галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу, хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның китабын тәкъдир итү кичәсе, инде менә актив китап укучыларны, “Мәдәни көндәлек” бәйгесендә җиңүче балаларны җыйдылар. Китапханәдә өлкәннәр бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева шундый матур итеп театральләштерелгән күренешләрдә уйный, ник сез районның “Җидегән чишмә” халык театрына йөрмисез дип әйтми кала алмадым үзенә. Ул Арчаның 1нче мәктәбенең 3А   сыйныф укучысы Әминә Йосыпова белән (Әминә бик матур итеп җырлады да!) татарның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләп, чигүле сөлгеләр күрсәтеп, үткәннәрне чагылдырган хисле бер күренешне  уйнадылар. Милли киемнәрдән кызлар балаларны чәк-чәк белән сыйладылар, Арчаның 1нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Салават Нигъмәтҗанов курайда уйнады. Тантана әнә шулай башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International