Егетләргә спорт килешә

2023 елның 16 июне, җомга

“Арча“ радиосы Чабаксарда Идел буе федераль округы буенча таэквон-до ярышыннан кайткан тренер Газинур Борһановны спортчылары Инсаф Габдрахманов һәм Ильяс Надршинны кунакка чакырды.

Бик матур тапшыру булды ул. Газинур Борһанов: “Бу уку елында без  7 ярышта (башка елларны 15-16 ярышта) катнаштык. 34 медаль алып кайттык – 9 алтын, 15 көмеш һәм 10 бронза”, – дип сөйләде.

 Ә Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең 7В сыйныф укучысы Ильяс Надршин белән Арчаның 2нче мәктәбе 6А сыйныфы укучысы Инсаф Габдрахманов уңышлары турында сөйләделәр. Ильяс таэквон-до белән икенче елын гына шөгыльләнсә дә,  ике алтын медаль һәм ике көмеш медаль яулады. Узган ел майда Питрәчтә булган ярышта – 1нче, быел апрельдә Казан шәһәре беренчелеге ярышында – 1нче, республика беренчелегендә – 2нче, Чабаксарда үткән Идел буе федераль округы ярышыннан Ильяс көмеш медаль алып кайтты. Радио тыңлаучыларга ул таэквон-до белән шөгыльләнүе турында кызыклы итеп сөйләде: “Без дүшәмбедән җомгага кадәр һәр көнне сәгать иртәнге 8дән 10нчы яртыга кадәр шөгыльләнәбез. Атнага биш көн. Таэквон-до спорт төрен егетләргә кирәк дип саныйм. Һәр ир-егет кирәк вакытта үзен һәм башкаларны, кызларны яклый белергә тиеш. Тренировка вакытында без тырышып шөгыльләнәбез һәм безгә анда кызык та. Чөнки тренер Газинур Юнысович безне көлдерә дә. Алга таба да таэквон-до белән шөгыльләнәчәкмен”. Ильяс һәм Сәгыйть – игезәкләр, икесе дә таэквон-до секциясенә йөриләр. 5 яшьтән спортта алар. Ике ел хоккейда, 5 ел бассейнда һәм менә ике ел таэквон-до секциясендә, кичен мәктәп спортзалында, спорт мәйданчыгында футбол уйныйлар. Ә җәен “Казансу“ паркындагы күлдә су коеналар, Арча стадионы спорт мәйданчыгында футбол уйныйлар.

Таэквон-до буенча ярышларда җиңү яулаган Арчаның 2нче мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Инсаф Габдрахманов та уку белән спортны бергә алып бара. “Мин таэквон-до секциясенә 1нче сыйныфтан йөрим, – дип сөйләде ул. – Берүк вакытта йөзүгә дә йөрдем. Ярышларда 2019 елдан катнаша башладым. 2019 елда мин бөтенроссия күләмендәге “Алтын очкын” ярышында 3нче урынны алдым. 2020 елда “Зилант” кубогында – 2нче урынны яуладым. 2021 елда республика беренчелегендә 3нче урынны алдым. Узган ел Питрәчтә – 3нче урын, Казан шәһәре беренчелегендә – 1нче һәм 2нче һәм тагын 2нче урын, республика беренчелегендә – 2нче һәм 3нче урын. Алга таба да таэквон-до белән шөгыльләнергә уйлыйм”.

Радио тапшыруында Газинур Юнысович проблемалар турында да әйтеп үтте. Таэквон-до белән шөгыльләнергә махсус зал юклыгы, балалар спортына, ярышларга барырга акча җитәрлек күләмдә бирелмәве турында борчылып сөйләде.

Финанс кыенлыкларына карамастан таэквон-дочылар ярышларда катнашып торалар. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International