ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2023 ел
җомга

Нишләп безнең Арчада да шундый лагерь юк икән, дип кызыктым

Балаларның җәйге ял вакыты. Әти-әниләрне җәйге лагерьлар кызыксындыра. Кызганыч, безнең районда табигать кочагында махсус эшләнгән лагерь юк. Күптән түгел Әтнә районының “Чулпан” лагерен карап кайттык. Урман эчендә бик матур урында урнашкан. Бер сменага 80 бала кабул итәләр.

Бүген сүзебез балаларның җәйге лагерьлары турында булыр. Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Галимова.

1 июньдә районыбыз бәйрәмчә рухта иде. Шәһәребездә һәм авылларда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмнәр узды. 

Арчада бәйрәм чаралары көндезге уннан башланып китте. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Арчаның өч мәйданчыгында күңелле уеннар оештырылды. Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Зәйнуллин урамнарындагы уен мәйданчыкларында мәдәни күңел ачу чаралары узды. Сабантуйның йола уеннары дини биремнәр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Шулай ук район үзәк хастаханәсе ишегалдында да биредә дәваланучы балалар өчен бәйрәм узды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле уеннар уйнатып, онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Бәйрәмнең иң зур чарасы Җиңү паркында үтте. Арча Укучылар сарае һәм “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы тарафыннан тантаналы хәйрия бәйрәме оештырылган иде.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мин Арча баласы. Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип  башлыйлар. Проект инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Дүртенче сезонда проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) грантына ия булды һәм бүлеп бирелгән акчага 400000 сумлык җиһазлар сатып алынды.

Дүртенче сезонда Арча районы яшьләре тарафыннан Арча районы тарихы турында 20 видеоролик төшерелде.  Грант ярдәме белән сатып алынган җиһазлар Арчаның истәлекле урыннары һәм авыллары турында видеоязмаларны сыйфатлы итеп төшерү мөмкинлеге тудырды.  Барлык видеороликлар да «Мин Арча баласы» ютубы каналында урнаштырылды, шулай ук Арча шәһәренең урам мультимедиа экраннарында күрсәтелде.

Проект Арча районы яшьләрен даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, аларда спорт юнәлеше аша сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

 Проектны гамәлгә ашыру барышында 2022 елның августынан 2023 елның маена кадәр Арча Укучылар сарае педагоглары тарафыннан  30 мастер-класс оештырылды. Элеге мастер-классларда районыбызнын 500 яшьъсмере катнашты.  Шулай ук районкулэм 4 ярыш оештырылды. Яршыларда   250дән артык кеше катнашты.  Ярышларны оештыруда Нәбиуллин Равил Расипович җитәкчелегендәге Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университеты студентлары ярдәм күрсәтте.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 9 июнендә 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе 2023 елда Татарстан Республикасының 9, 11 сыйныфларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 9 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 8 июненә кадәр  
https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтама буенча кабул ителә


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Республика халкының сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе,Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Россиядә бу дата җәйге яллар башлануга туры килә. Бөтен ил буенча балаларны яклау көнендә спорт һәм мәдәни чаралар, концертлар һәм фестивальләр уза.

Халыкара балаларны яклау көне дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм иң беренче чиратта һәр баланың законлы мәнфәгатьләрен яклауны, балигъ булмаганнарның төп хокукларын, шул исәптән яшәү, сәламәтлек, белем алу, гаилә иминлеге һәм көч кулланудан саклануны тәэмин итүне гарантияләүне искә төшерә

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шифаханә-сәламәтләндерү һәм мәдәни-агарту учреждениеләрендә  иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре санитар-эпидемиологик органнар, ягъни Роспотребнадзор органнары карамагында.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Ел башыннан Татарстан Республикасының 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бирелә торган пособие  - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу  төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлтте.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

Халыкара форум делегатлары безнең районны бик ошатып китте

Казанда “Россия – Ислам дөньясы“ халыкара икътисадый форум узды.

Мәгариф һәм мәдәният, медицина һәм спорт, яшьләр һәм ветераннар тормышы – Иҗтимагый совет комиссиясе барын да контрольдә тота

Узган атнада Үрнәк авыл җирлегендә район Иҗтимагый совет комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International