2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Республика халкының сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе,Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International