1 июньдә районыбыз бәйрәмчә рухта иде. Шәһәребездә һәм авылларда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмнәр узды.
Арчада бәйрәм чаралары көндезге уннан башланып китте. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Арчаның өч мәйданчыгында күңелле уеннар оештырылды. Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Зәйнуллин урамнарындагы уен мәйданчыкларында мәдәни күңел ачу чаралары узды. Сабантуйның йола уеннары дини биремнәр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шулай ук район үзәк хастаханәсе ишегалдында да биредә дәваланучы балалар өчен бәйрәм узды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле уеннар уйнатып, онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Бәйрәмнең иң зур чарасы Җиңү паркында үтте. Арча Укучылар сарае һәм “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы тарафыннан тантаналы хәйрия бәйрәме оештырылган иде.
Тантаналы игелекле чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. “Көтеп алынган җәйге каникуллар башланып китте. Балаларның йөзеннән елмаю китмәсен, имин тормышлар һәм аяз күк йөзе телим. Бүгенге бәйрәмне бүләк итүче, ничә еллар дәвамында эшләүче “Мин Арча баласы” проектына һәм хәйрия чараларын оештыручы волонтерлар оешмасына ихлас рәхмәтемне белдерәм”, – дип, бәйрәм белән котлады ул.
Бәйрәм сәхнәсендә “Мин Арча баласы” проектының төрле юнәлешләрендә җиңү яулаучы укучылар бүләкләнде. Бию коллективлары, үзешчән җырчылар һәм татар эстрадасы артистлары бәйрәмнең бизәге иде. Осталык дәресләре һәм спорт уеннары да бәйрәмгә җыелган балалар өчен мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте.
Паркка керүгә һәркемне “Игелек ярминкәсе” каршы алды. Кул эшләнмәләре һәм тәм-томнар, балалар өчен уен мәйданчыклары – барысы да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен ярдәм йөзеннән әзерләнгән. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә хәйрия лотереясы да уйнатылды. Биредә Арчадагы төрле сату нокталары, матурлык салоннары үзләренең сертификатларын тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм чараларыннан җыелган акчалар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә бирелде.
Беренче адым
“Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы агымдагы елда барлыкка килә. Арчада гомер итүче Лилия Шәфикова, Лилия Нигъмәтҗанова һәм Резеда Хөснетдинова сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре
чикле балаларга ярдәм итү өчен берләшәләр. Үзләре дә үзенчәлекле балаларны тәрбияләүче бу ханымнар Балаларны яклау көнендә беренче адымнарын ясап, югары дәрәҗәдәге хәйрия чарасын оештыра.
“Без балалар белән күп шәһәрләргә тернәкләнү курсларына, хәйрия акцияләренә йөрибез. Төрле типтагы хәйрия юнәлешләрен, игелекле эшләрне күреп кайтабыз. Без өчебез бер команда туплап, үзебезнең райондагы балаларга да төрле чаралар оештырып, ярдәм итү теләге белән яши башладык. Балаларны яклау көнендә ярминкә оештырырга дигән идея килде һәм бу тәкъдим белән район башлыгы Илшат Нуриевка кердек. Ул безнең бу адымыбызны хуплады. Алай гына да түгел, булдыра алганча ярдәм итәчәген белдерде. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле”, – дип, эшләренең башлангычы белән таныштырды кызлар.
Алга таба алар Укучылар сарае җитәкчелеге, иганәчеләр һәм төрле юнәлештәге оештыручылар белән сөйләшүләр алып бара һәм кулга-кул тотынып эшлиләр. Югары дәрәҗәдәге әзерлекнең матур нәтиҗәсе Җиңү паркында узган чарада күренә.
“Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы әниләре әлеге игелек-ле хезмәттә ярдәм кулы сузган, киңәшләрен биргән һәм җан атып торган барлык кешеләргә дә олы рәхмәтләрен җиткерә. Районыбызда игелекле, кеше кайгысына битараф калмаучы кешеләр яшәгәндә, мондый чараларның дәвамлы булачагына ышандыра алар.