Арча районында " Спортивное ориентирование- выбор молодых " проекты гамәлгә ашырылды .

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Проект Арча районы яшьләрен даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, аларда спорт юнәлеше аша сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

 Проектны гамәлгә ашыру барышында 2022 елның августынан 2023 елның маена кадәр Арча Укучылар сарае педагоглары тарафыннан  30 мастер-класс оештырылды. Элеге мастер-классларда районыбызнын 500 яшьъсмере катнашты.  Шулай ук районкулэм 4 ярыш оештырылды. Яршыларда   250дән артык кеше катнашты.  Ярышларны оештыруда Нәбиуллин Равил Расипович җитәкчелегендәге Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университеты студентлары ярдәм күрсәтте.

Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Грант акчалары исәбенә спорт буенча мастер-класслар үткәрү өчен махсус җиһазлар алынды.

Арча районы башкарма комитеты финанс ярдәме белән Арча стадионы территориясенең спорт картасы төзелде.

“Спортивное ориентирование- выбор молодых” проектын тормышка ашыру Арча районында яңа спорт торен популярлаштыруга этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International