Мин Арча баласы. Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар. Проект инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Дүртенче сезонда проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) грантына ия булды һәм бүлеп бирелгән акчага 400000 сумлык җиһазлар сатып алынды.
Дүртенче сезонда Арча районы яшьләре тарафыннан Арча районы тарихы турында 20 видеоролик төшерелде. Грант ярдәме белән сатып алынган җиһазлар Арчаның истәлекле урыннары һәм авыллары турында видеоязмаларны сыйфатлы итеп төшерү мөмкинлеге тудырды. Барлык видеороликлар да «Мин Арча баласы» ютубы каналында урнаштырылды, шулай ук Арча шәһәренең урам мультимедиа экраннарында күрсәтелде.
Шулай ук Арча муниципаль районы яшьләрен мәдәни-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан 8 иҗади конкурс үткәрелде: фотографияләр конкурсы, асфальтта рәсем конкурсы, иҗади проектлар конкурсы, тарихи квест, интеллектуаль уен, видеороликлар конкурсы, «Мин Арча баласы» балалар фестивале. Проектны тормышка ашыру барышында партнерлар мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җәлеп ителде. Проектның тагын бер уникаль үзенчәлеге шунда ки, аның иганәчеләре- Арча районында яшәүче шәхси эшмәкәрләр. Аларның иганәчелек ярдәме белән конкурсларда катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен бүләкләр һәм сувенирлар сатып алынды.
"Мин Арча баласы" йомгакланмый һәм яңа рух ала. Проект Мәдәни инициативалар фонды грант конкурсына бирелде һәм без уңай нәтиҗәләргә өметләнәбез. "Мин Арча баласы" кызыксынучан яшьләр, эзтабарлар һәм туган якны өйрәнүчеләр төркемнәрен берләштерәчәк.