2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.
Проектның төп бурычы - беренче тапкыр «Аутистик спектр бозылу» диагнозы куелган балалы ата-аналарга мәгълүмати ярдәм күрсәтү.
Яңа Кырлай авылында узучы «Ат көне - 2022» традицион ат - спорт бәйрәмендә катнашу, өлкәннәр көнен уздыру, территорияләрдә өмәләр уздыру буенча фикер алыштылар
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс башлану турында игълан итте
Шекә авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар белән, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү, балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, «Юл йөрү әлифбасы» дип аталган танып-белү-уен сәгате узды
Кадерле дуслар!
"Ат көне" уңаеннан оештырылачак үзенчәлекле һәм мавыктыргыч бәйрәм чарасына рәхим итегез. Барыгызны да Яңа Кырлай авылы сабан туе мәйданында көтеп калабыз!
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «TATAP СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү бара.
Үзарасалым акчасына Шушмабаш авылында су башнясын ремонтлау эшлэре төгәлләнде.
ЭКА хәрәкәте Бөтенроссия урман волонтерлары форумында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Эксперт жюри сайлаган иң яхшы 100 урман инициативасы вәкилләре 2022 елның декабрендә Мәскәүдә очрашачак. Алар урман волонтерлыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен арттырачак, эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм урманнарны саклау өчен көрәшүче төбәкара җәмгыять активын формалаштырачак
Утар Аты авылында, үзара салым программасы ярдәме белән, чираттагы җәяүлеләр күпере кулланылышка тапшырылды.