Футбол турниры

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрь көнне “Арча” спорт мәктәбендә 2008-2013 елгы егетләр арасында футбол ярышлары узды.

Турнирның оештыручысы – Арчада бер ел гына әлеге юнәлештә эшләүче тәҗрибәле футболчы Адил Мөхәммәтҗанов. Якташыбыз футбол белән кызыксынучы төрле яшьтәге малайларны туплап, үз академиясен булдырган һәм бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә.

Узган якшәмбе көнендә оештырылган мини-футбол турнирында сигез команда катнашты. “Арча”, “Метеор” (бу исемдә  ике команда катнашты), “Торнадо” (бу исемдә төрле яшьтәге өч команда катнашты), “Академия Мухаметзянова” командалары – Арчадан, бер команда Теләчедән иде. Биш сәгать дәвамында барган кызу ярышларда берсеннән-берсе әзерлекле командалар көч сынашты.

Уенның гомуми нәтиҗәсе буенча, “Арча”  – беренче, “Метеор” – икенче, “Теләче” командасы өченче урынны яулады. Турнирда аеруча оста уйнаучыларга кубоклар тапшырылды. Ярышларның иң оста уенчысы дип “Теләче” командасыннан Самир Абдуллин танылды. Әмир Бердниковка (“Метеор”) иң яхшы капкачы дигән исем бирелде. Әмирхан Галәветдинов (“Арча”) иң яхшы сакчы исеменә лаек булды. Иң оста һөҗүмче буларак  Раяз Рәхимов (“Академия Мухаметзянова”) бүләкләнде.

“Минем төп максатым – яшь футболчыларны үстерү, Арчада әлеге спорт төрен тагын да киңәйтү. Әнә шул максат белән оештырылган бүгенге турнир югары дәрәҗәдә узды дип саныйм. Киләчәктә мондый ярышларны төрле яшьтәге уенчылар белән ешрак оештырырга планлаштырам”, – диде Адил Мөхәммәтҗанов. 

Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Уенчылар һәм тренерлар бушка җылы ризык, кайнар чәй белән сыйланды.   

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International