Нинди ярдәм каралган?

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мобилизациягә эләккән ирләрнең 18 яшькәчә балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать

иттек.

– Ананың паспорты, балаларның туу турындагы таныклыклары, акча күчерер өчен исәп-хисап счетлары кирәк. Күчермәләрен алып килсәләр дә була, оригиналлары икән, күчермәләрен үзебез ясыйбыз. Халыкны социаль яклау бүлегенә, 5нче кабинетка килергә кирәк. Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр кабул итәбез.

– Миләүшә Ниязовна, ул акча гаиләдәге 18 яшькәчә барлык балага да биреләме?

– Мобилизацияләнгән ир-атның үз балаларына гына. Ничә булса да. Һәрберсенә. Уллыкка алган булса, әтисе буларак аның исеме торган танык-лык кирәк. Чөнки үги балаларына, хатынының элекке иреннән булган балалар бар икән, аларга акча түләнми.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International