Ихлас дин тотучылар арасында безнең әниебез Лотфулла кызы Фәсәхәтбану һәм әтиебез Габделнасыйр улы Габдрәхим дә бар. Арча халкын дини агартуда, дини гыйлем белән сугаруда аларның зур тырышлыгы аерым урын алып тора.
Тагын унбер егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Аларның унысы – Арча, берсе Әтнә районыннан.
28 июньдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
27 июньдә Арча районы прокуратурасы, салым хезмәтенең территориаль бүлеге, район башкарма комитеты, суд приставлары хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында икътисад һәм хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышын үткәрде.
2022 елның 28 маендагы 145нче номерлы Федераль закон нигезендә, кулланучыларны үзләренең шәхси мәгълүматларын нигезсез рәвештә бирергә мәҗбүр иткән өчен җаваплылык билгели торган төзәтмәләр кертелде.
Бер танышым: “Район газетасының өченче битендәге сәхифәләрне көтеп алам, мин сиңа үзем белән булган бер вакыйганы сөйлим, аны да шунда кыстырып куй әле”, – диде.
Әлеге фоторәсемнәрне газетабызның сайтына урнаштырган идек. Укучылар арасында зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү уяткан алар. “Ни өчен аккошлар олы юл буена чыккан? Бик сәер хәл...” – дип язган бер укучы.
“Мобиль телефонга акча күчердем, әмма ике атна үтүгә карамастан, ул кермәде. Бу очракта кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә?”
Хәзер тере акча белән эш итүләр көннән-көн азая бара. Ә урлаулар электрон юл белән күбрәк эшләнә. Җинаятьне азу ярган җинаятьчеләр генә эшләми. Шыпырт кына туганының, танышының картасыннан акча урлаучы шулай ук җинаятьче була.
Исерек килеш руль артына утыру – иң куркыныч гамәл. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең кайберләре юлда йөрү кагыйдәләренә бик игътибар итмиләр. Ә бит чынбарлыкта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык кына каралмаган, хәтта җинаять җаваплылыгы да бар.