ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.

Сорауларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт адресы буенча (Арча район мәдәният йорты» бинасы, Н.Р. Мифтахетдинова) бирергә мөмкин.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авылларда 2022 ел өчен үзара салым акчасына юлларны ремонтлау.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннары белән урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс).


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов бу көннәрдә хуҗалыкларда еш була.

Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде. 

Республикада, шул исәптән Арча районында күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел бу җаваплы эшкә безнең районда “Татстройинвест” ширкәте дә (җитәкчесе Рәмис Сәгыйтьҗанов) алынды. Күп фатирлы йортларга – газ җиһазларын, мичләрен карап – хезмәт күрсәтүче оешма бу.

16 июньдә “Ташкичү” ширкәте басуында сукачылар ярышы узды. Анда хуҗалыкларның иң оста  механизаторлары катнашты.

Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, шөкер, быел яңгырлар безне үз итте. Гомумән, яңгырлар сукачылар ярышын аеруча ярата бугай. Бер елны аны яңгыр астында диярлек уздырырга туры килде. Быелгысының, хәтта, көнен дә үзгәрттеләр. Бик матур, җиләс һавалы көндә узды ул.

Яшьләр инициативаларының Бөтенроссия грант конкурсына йомгак ясалды. Арча Укучылар Сараеның ике проекты грантка ия булды: «Мин Арча баласы» проекты-40000 сум, «Спортивное ориентирование-выбор молодых» проекты-490000 сум.  Безнең командага ышаныч белдергән очен өчен рәхмәт. Бик тиздән без әлеге проектларны тормышка ашыра башлаячакбыз.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

"Мин Арча баласы". Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип  башлыйлар. Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.

2022 елның 30 июне көнне сәгать 11:00дә башлап  20:00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 30 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International