ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белгечләре гражданнар сорауларына җавап бирделәр, әлеге программаны гамәлгә ашыруда республика халкының зур кызыксынуын күрсәтте.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Арча гуманитар-техник техникум икътисади һәм техник белгечлекләр әзерләү буенча куәтле иҗади потенциалы булган, заман таләпләренә туры килүче белем бирү учреждениесе.

“Алиһә” туй салонында киң ассортиментта зәвыклы туй һәм никах күлмәкләре сатып алырга мөмкин.

Җәй туй үткәрү өчен иң уңайлы чор дип санала. Ә туй һәркемнең күңелендә гомерлек хатирә булып саклана торган иң истәлекле көн.

Арча районыннан да контракт белән махсус хәрби операция зонасына китәләр. Мәҗбүр иткәнгә дә, акча өчен дә түгел, йөрәкләре кушканга.

Украинада махсус операция башланганга өч айдан артык вакыт үтте. Үз теләкләре белән кайнар ноктага китүчеләр саны артканнан-арта.

Сүзебез җырлы авыллар турында. Җырсыз авыл бармы икән, диярсез. Юктыр, мөгаен. Ә мин шундый җырлы авылларның берсе Яңасала турында язарга булдым.

Моннан 81 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, күпләр әле татлы йокыда вакытта немец фашистлары илебезгә бәреп керә.

Тыныч шәһәрләре, авыллары өстенә бомбалар ява, Бөек Ватан сугышы башлана...

Арча шау итә: көрәшче Илшат машина откан! Казанда яшәсә дә, ул безнеке – Арчаныкы!

Шалтыратып,  фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Күптән лаек иде инде ул моңа! Аның кебек көрәшче юк! Машинаны ул Арчада отарга тиеш иде! Шәп итеп языгыз әле Илшат турында! Бу сүзләрне үзе көрәшкән, көрәшне яхшы аңлаган ир-егетләр, күпне күргән абзыйлар әйтте.

Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов шалтыратты.

“Хикмәт хәлгә очрадым әле, – ди. – Башта үз күзләремә ышанмый тордым. Ферма янындагы күлдән ике аккош балаларын ияртеп чыгып килә – бибиләре җидәү.

"Төзелеш фирмасы белән йорт төзергә килешү төзедем. Эшнең 50 проценты башкарылганнан соң калганын үз көчем белән төзеп бетерергә булдым. Мин килешүне өзә аламмы?”

Автомобильләрне куеп тору урынында (стоянка) инвалидларның махсус автотранспорт чараларын куярга урын билгеләү турындагы законны үтәмәгән өчен РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.43 маддәсе нигезендә административ җәза каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International