Яңадан – чемпионнар!

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Без аларның җиңү яулауларына күнегеп тә беттек инде. Безнекеләр “Игенче” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин, Түбән Аты ветеринария участогы мөдире Фидәрис Фәйзрахманов быел да республика бәйгесендә чемпион исемен яуладылар.

         Аларны алда тагын да зуррак сынау көтә – август аенда Булат, Фидәрис, “Курса МТСы” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Ленар Шакиров (узган елгы республика чемпионы) Россия күләмендәге ярышларда Татарстан данын яклаячаклар.

Район башлыгы Илшат Нуриев 19 июльдә Булат Гарәпшин белән Фидәрис Фәйзрахмановка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды, алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләде.

Фидәрис Фәйзрахманов ветеринария өлкәсендә утыз елга якын хезмәт итә инде. Ул шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтү номинациясендә җиңү яулады. Халык белән тыгыз элемтәдә эшли, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Булат Гарәпшин үз һөнәренең остасы, УЗИ аппараты белән дә эшли, тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Казан ветеринария академиясендә студентлар алдында дәресләр биргәне дә бар.

Булат Гарәпшин белән Ленар Шакиров быел сыер савучыларның һәм ясалма орлыкландыру технологларының район конкурсында хөкемдарлар булдылар. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International