Игътибарлы булыйк

2022 елның 29 июле, җомга

Тимер юлларны аркылып чыгу урыннары – хәтәрлек зур булган зоналар. Һәр елны транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән 400ләп юл-транспорт вакыйгалары булып тора, кешеләр үлә.

2022 елның 2 июнендә Ключи-Куланга аралыгында йөк автомобиле локомотив белән бәрелешә. Төп сәбәп – автомобиль йөртүченең игътибарсызлыгы. Ул инде 2021 елда исерек хәлдә булуын ачыклау өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Шуннан бирле Көньяк Осетиядә алган ялган таныклык белән транспорт йөрткән.

Безнең район территориясендә дә тимер юлны аркылып чыгу урыннары бар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International