Сочида ялда булу хыялы тормышка ашты

2022 елның 29 июле, җомга

Җәйге ялны кайда, ничек файдалы итеп уздыру дигәндә мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы ярдәмгә килә.

Җиһанда җәй. Уку елын тәмамлап, нәтиҗәләрне барлап, балаларны каникулларга озатып, кулларына аттестат алган егет-кызларны олы тормышка очырып, укытучыларыбыз җәйге ялларга таралалар.

Нинди генә тәкъдимнәр юк... Сайлап кына өлгер: диңгез ярларына – Сочи, Кырым – рәхим ит, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларына соклангыч экскурсияләр, елга сәяхәте – “Федор Панферов” теплоходы хыялны тормышка ашыра, сәламәтлекне ныгытасың килсә – төрледән-төрле санаторийлар көтә. Нинди транспорт белән барасың килә: самолет, поезд, автобус – сайлау мөмкинлеге тудырылган, Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Вакыйф Харисов һәркемнең теләген искә алырга тырыша.

Районыбызның – 5, ә рес-публикадан барысы 50 профсоюз әгъзасы 10 көн (21.06-30.06.2022) Сочи шәһәрендә Кара диңгез ярында ял итеп кайтты. Ял итү өчен барлык уңайлыклары булган пансионат, берничә йөз метрда гына диңгез, иртәнге һәм кичке аш юлламага кергән. Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының социаль мәсьәләләр буенча баш белгече Гөлсинә Әсхәт кызына рәхмәт, ул һәр туристның көндәлек ялы ничек узуы белән кызыксынып торды.

Сочи – илнең иң җанлы диңгез курорты һәм 2014 елгы Кышкы Олимпиада башкаласы. Сочины Россиянең курорт яки җәйге башкаласы, шулай ук “Кара диңгез энҗесе” дип атыйлар. Ул үзенең иң озын яр буйлары –145 км һәм искиткеч пляжлары, җылы һәм чиста диңгезе, тәмле көньяк кухнясы һәм гаҗәеп табигате белән дан тота.

Сочида ял итү – ул шарлавыклар, мәгарәләр һәм башка табигый матурлыклар, музейлар һәм әһәмиятле мәдәни-тарихи комплекслар һәм дә инде, әлбәттә, күңел ачу.

Кызыл Аланда булу – иң матур табигать һәм иң биек тау ноктасында 2320 м булу дигән сүз. Безнең Татарстан профсоюз әгъзалары командасы бу биеклекне алды!

Сочида ялда булып, Олимпиада паркын үз күзләрең белән күреп, андагы мохитне күңелең аша үткәрү, үзе бер горурлык. Ә инде җырлый торган фонтаннарны күрү, аерым бер хозурлык.

Гомумән алганда, диңгездә коенып һәм таулар һавасын сулап кинәнеп ял итеп, бик күп шәхесләр белән аралашып, яңа дуслар табып, Сочи шәһәре турында белемнәребезне арттырып, яраткан Татарстаныбызга әйләнеп кайттык.

Сочи безнең күнелләрдә рәхәт ял мизгелләре булып сакланыр. Тагын бер хыялны профсоюз тормышка ашырды.

Р. Шәймәрданова,

Шушмабаш мәктәбе  директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International