“Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Аты участок ветеринария пункты мөдире – ветеринария табибы Фәйзрахманов Фидәрис Васил улына “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Абдуллина Фәридә Фәрит кызына, озак еллар намуслы хезмәте, районның икътисадын, социаль-мәдәни үсешен үстерүгә керткән өлеше өчен “Жилкомбытсервис” ширкәте директоры Хәкимов Альберт Данис улына муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.