ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сүзем безнең мәктәпнең исемен йөрткән һәм Арчаның 1нче мәктәбендә укыган Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежков турында. Бүген аның тууына 100 ел.

Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда Арчада туган. Аның әнисе Клеопатра Михайловна Курочкина улын берүзе үстерә.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” бөтендөнья иҗтимагый оешмасы “Гаилә – иң зур бәхетем” дигән республика онлайн-бәйгесе уздырды.

Анда безнең районнан өч гаилә катнашты.

Футбол, волейбол, көрәш кебек традицион спорт юнәлешләре белән бергә райондашларыбыз арасында бодибилдинг дип аталучы спорт төре белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Шөгыльләнеп кенә калмыйча, Россиякүләм җиңүләр дә яулый алар.

Бала спортның берәр төре белән шөгыльләнә икән, әти-әнинең баласын үстерәсе, җиңүче итеп күрәсе килә.

Арча каратистлары Сочида үткән Россиянең каратэ федерациясенең XIV чемпионатыннан бер кочак медальләр белән кайттылар.

Административ бина реконструкциягә ябылу сәбәпле, Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге вакытлыча Арча шәһәре, Банк урамы,  26а адресы буенча урнашкан бинага күчте.

Районда коррупцияле хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә ниләр эшләнә! Без бу сорауны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллинага бирдек.

Оныгым Зилә белән балалар бакчасыннан кайтып барабыз. Бүген никтер кәефсезрәк күренә. Нәрсә булды, дип сорыйм.

– Бабай, вакыт машинасы булсын иде дә, вакытны кире чигереп бакчага яңадан йөри башлар идем. Безнең бит бер көннән саубуллашу кичәсе, аннан киткәч сагынырмын инде. Бигрәк тә Гөлнара Әюповнаны, Алинә Радиковнаны, Алинә Вабиловнаны сагынырмын.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.

2022 елның 2 июнендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газификацияләп бетерү (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.Газификацияләп бетерү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башка сорауларга да җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International