ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэгына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыйков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы җавап бирәчәк

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның «2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында»  күрсәтмәләре исемлегенең 4 пунктын үтәү йөзеннән. 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» 2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.Сезне кайнар линия эшенә актив кушылуыгызны сорыйбыз. «Кайнар линия» телефоны 8(800) 350-44-72.


20
май, 2022 ел
җомга

Килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, узган кыш та, яз да явым-төшемнәргә бай булды.

“Майның унбиш көнендә 17,2 мм явым төшем булды, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Аннан соң ике көндә 18,3 мм яңгыр яуды”. Айның беренче яртысында һаваның уртача температурасы плюс 9,5 градус булган, нормадан 3 градуска кимрәк. Узган ел майда 8,1 мм гына яңгыр яуган, һава температурасы 6,8 градуска югарырак булган.

– Быелгы яз 1978 елдагыга охшап тора, – ди районның иң тәҗрибәле белгечләренең берсе булган, хәзер лаеклы ялдагы танышым. – Ул елны үсемлекләрнең үсеш чорында 426 мм яңгыр яуган иде, корылыклы 2010 елда нибары 58 мм яуды. Мин бер хуҗалыкта баш агроном булып эшли идем. Чәчүне 9 июньдә генә төгәлли алдык. Ул елны булган уңыш! Урып-җыю да авырлык-лар белән барды, югалтуларны киметү өчен комбайннарга дүртенче тизлектә йөртеп булмый торган җайланмалар куйдылар. Барыбер 700 гектардагы уңышны җыйнап алып булмады.

“Росинкас” берләшмәсе филиалы “Казан” бүлекчәсенең Арча инкассация коллективы республикада алдынгы урыннарны тота.

2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка лаек булганнар иде. 2022 елның беренче кварталында да алдынгылыкны  бирмәделәр, кубок яңадан үзләрендә калды.

Үземнең укучым София Гераскина турында язам. София 3“В” сыйныфында укый. Ул “биш”кә генә укый, иҗади конкурсларда җиңүче.

5 яшьтә карате белән шөгыльләнә башлый. 2019 елның мартында, ел ярым тырышып әзерләнгәннән соң, XI Россия чемпионатында абсолют чемпион була. Шул ук елның октябрендә Европа чемпионаты узды, анда төрле илләрдән спортчылар катнашты. София алтын, көмеш һәм бронза медальләр алды. 2019 елда Россия Кубогына ярышларда алтын медальгә лаек булды. Ике тапкыр Ел спортчысы (2019, 2020 еллар), 2021 елда Россиянең абсолют чемпионы исемен алды.

13 майда көллияттә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Бирегә бу көнне Арча һәм Балтач районнарының 9нчы сыйныф укучылары килде.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев уку йортындагы шартлар белән таныштырды, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, көллияткә укырга килергә чакырды.

Көллияттә узган ел зур эшләр башкарылды, төп бинаның ике каты, подвал өлешләре, спорт залы, остаханәләр, керү юллары ныклап  төзекләндерелде.

– Балаларга белем һәм һөнәр алу өчен шундый уңайлыклар тудырган өчен республика, министрлык, район җитәкчеләренә зур рәхмәт! – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Без үз чиратыбызда республикабыз һәм район оешмаларына яхшы белгечләр әзерләп бирү өчен тырышып эшләрбез.

Безнең Арча районына Саха (Якутия) республикасыннан Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә бер төркем кунаклар килде.

Саха республикасына 100 ел. Алар башта Мәскәүдә булалар, аннан Казанга киләләр, Татарстанда булганда Арчаны да күрми китмиләр. Арчага өченче тапкыр килүләре. Һәр килүләрендә район тормышы белән танышып, үзләре турында сөйләп, тәҗрибә уртаклашып китәләр.

Иң элек район хакимиятендә ике арада эшлекле сөйләшү булды. Очрашуга бездән шәһәр һәм авыл җирлекләре башлык-

лары да килде. Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларга Арча районы турында сөйләде. Сүзне бүген 52 меңләп халкы булган Арча районы тарихыннан башлады. Кунаклар игътибар белән тыңлап утырдылар. Чөнки аларга Арча тарихы, мондагы тормыш кызыклы иде. Арча борынгы заманнан крепость-шәһәр булып урнашкан. Ул 13нче гасырдан телгә алына башлый. Арча ул – бөек Тукай Ватаны. Бүген ул үзенең мәгърифәтчеләре, язучылары, һөнәрчеләре  белән горурлана ала. Район башлыгы кешене эш, хезмәт хакы белән тәэмин итүче җитештерүче предприятиеләрдән Арча сөт комбинаты, АСПК, “Тайд-Фойл”, “Татметалл” предприятиеләрен атап үтте. Арча сөт комбинаты агымдагы елда каты сыр сортлары җитештерүче югары технологияле линияне эшләтеп җибәрде. Авыл хуҗалыгында сөтчелек, терлекчелек комплекслары төзелә. Кунаклар “Яңарыш”, “Кырлай” агрофирмаларында, “Северный” хуҗалыгында, күләмле инвестицияләр  сарыф ителеп, зур сөт комплекслары төзелүе хакында белделәр.

Бу язма районның талантлы шәхесләрен – һәвәскәр язучылар, шагыйрьләр, драматург, прозаиклар, композиторларын туплаган “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе турында.

Яңа Кырлай бик күп язучыларны кабул иткән як. Аеруча Тукай дөньяга килгән апрель ае очрашуларга бай була. Быел модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова районда яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләр, прозаик, драматургларны җыйды.

Очрашуда Арча үзәк китап-ханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең иң актив иҗатчылары әдәбият сөюче мәктәп укучылары белән очрашты. Алар бу көнне үзләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Бик күңелле чара булды.

Нәкыйп Сафин урамындагы элеккеге ташлы урын бүген матурлыгы, чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Биредә урнаштырылган балалар мәйданчыгы сабыйлар тавышыннан гөр килеп тора. Иң кызыгы шунда, әлеге мәйданчык та, андагы чисталык та – барысы да шунда яшәүчеләрнең үз көчләре белән булдырылган. Кемдер каяндыр килеп эшләп биргәнне көтеп ятмый алар. Материалларын да юнәтәләр, үзләре үк көрәк тотып чокырын да казый, баганасын да, агачын да утырта, чисталыгын да саклый. Мәйданчык Нәкыйп Сафин урамында урнашкан дип саналса да, анда Курсави, Гомәр Бәширов урамнарының шушы ягында яшәүчеләр дә бергәләшеп эшли.

Зур Бирәзәдән Тәслимә апа һәм  Равил абый Минҗановлар 60 елдан артык бергә тигез гомер кичерәләр.

“61 ел да 5 ай”, – дип төзәтте Равил абый. Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар – бер йортта дүрт буын бер-берсе белән килешеп, тыныч һәм матур гомер итә. Уллары Ришат хатыны Тәнзилә белән (Ришат еракка чыгып китми, күрше урам кызын гына алып кайта), оныклары Рифат хатыны Гөлия белән һәм нәни оныкчыклары Раян. Нәкъ элекке вакытлардагыча, барысы бергә. Уллары Радик та ерак китмәгән, гаиләсе белән авылда яши. Кызлары Роза гына Казанда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International