Вакытында түләргә!

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

27 июньдә Арча районы прокуратурасы, салым хезмәтенең территориаль бүлеге, район башкарма комитеты, суд приставлары хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында икътисад һәм хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышын үткәрде.

Утырышта төп тема: “Салым түләүләре һәм җыемнар буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга бурычлар” иде.

Очрашуга салым түләүләре буенча бурычлары 30 млн сумнан арткан 10 юридик затның җитәкчеләре, үзмәшгуль булып теркәлгән 4 кеше чакырылган иде. Утырышта ачыкланганча, 4 оешма бурычларын әлеге очрашу алдыннан түләгән, калганнары тиз арада түләп бетерергә йөкләмә алдылар. Аларга түләү срогы билгеләнде, салым законнарын үтәмәгән очракта күреләчәк чаралар аңлатылды. Чакырылучыларның сорауларына җавап бирелде, законнардагы үзгәрешләр, салым түләүнең автомат системасының эшләү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International