“Килми калмагыз, районның абруйлы ветераннары Флера апа белән Илдус абый Сәгъдиевлар һәм тагын олы тормыш юлы үткән хөрмәткә лаек ветераннар киләчәк”, – диде ул. Мондый очрашуга ничек бармый каласың инде!
Ветераннарның күбесе шушы бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең әти-әниләре иде. Мөдир Эльвира Мостафинаның әнисе, ветеран-педагог Динә Фәйзрахманова да килгән иде. Яңасаладан заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән Оркыя Мөхәммәтҗанова, Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Равилә Гәрәева, Түбән Атыдан сугыш чоры баласы Зәйнәп Хәйруллина һәм башкалар бакчаның кадерле кунаклары булдылар. Арчаның педагогика көллияте “Кар десанты” җитәкчесе Илһам Низаметдинов та чакырылган иде. Очрашуны бакча җитәкчесе Эльвира Габделхәевна үзе алып барды. 9 май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган буыннар очрашуы иде бу. 5 буын – нәниләр, бакчада эшләүче яшь хезмәткәрләр, урта буын, сугыш чоры балалары һәм сугыштан соңгылар...
“Җидегән чишмә” Арча халык театры бу юлы тамашачысына “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” дигән сәхнә әсәрен тәкъдим итте.
Фәтхулла Абдуллинның ике пәрдәдән, дүрт күренештән торган көлкеле, хыялый тамашасында (режиссеры Азат Зарипов) барлыгы биш кеше уйный. Күп еллардан бирле сәхнәдә төрле образлар иҗат иткән, халык мәхәббәтен яулаган Харис Сафин һәм Илдус Хәбибуллин, җиде ел элек коллективка килеп кушылган һәм шушы аз гына вакыт эчендә үзен танытып өлгергән Расих Тимергалиев, дүрт спектакльдә генә уйнап та театрда үз кешегә әверелгән, үз тамашачысын тапкан Гөлнара Гыйниятуллина, әле яңа “ачылып килүче” яшь актриса Адилә Әхмәтҗанова бердәм команда булуларын исбатладылар.
Бу сугыш бик күп әниләрнең йөрәгендә төзәлмәслек авыр яра калдырды. Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән совет халкын сынаган сугышларның берсе бу. Турыдан-туры безнең илебез территориясендә бармаса да, күпме яшь егетнең гомере өзелде, күпмесе тән һәм җан җәрәхәте алып кайттылар. Унбиш меңнән артык солдат һәлак булды бу сугышта. Алты меңе тирән яралар белән кайтып, бу матур дөньядан киттеләр. Ә күпмесе хәбәрсез югалды?
Безнең Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан да әфган сугышында өч егет хәрби бурычын үтәде. Бүген дә алар сугыш хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмыйлар. Аңлашыла, ул дәһшәтне искә төшерү тагын бер кат йөрәкләрне теләдер. Ә берсе – Нәҗип Гарипов кайтырына 2 ай калганда батырларча һәлак булган. Балачагы Арча районы Яңа Кырлай авылында уза аның. Нәҗип 8нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Яшел Үзән районы Бишнә авылына күчеп киләләр. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Бишнә совхозында механизатор булып эшли. 1982 елның язында армия сафларына чакырыла. Шул ук елның июнь аенда Әфганстан республикасына эләгә. Нәҗип Ватан алдындагы бурычын егетләрчә үти. Хезмәт дәверендә ул укчы-гранатометчы була. Туган якларына, әти-әнисе, туганнары янына кайтырга да озак калмый бит. Яшь егетнең күңелендә нинди хыяллар булды икән?
Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеокиңәшмәләрдә җитди сөйләшүләр булып тора.
Утырышны Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясе комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып бара. Агымдагы утырышларның берсендә проект кысаларында мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, күп балалы гаиләләрнең социаль газлаштыру программасында катнашу мәсьәләләре каралды. Республикада быел 66 мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. “Төзелештә техника куркынычсызлыгы сак-ланырга тиеш. Эш барган обьектларга депутатлар беркетелсен. Һәр объектны депутатлар үз контрольлекләрендә тотсыннар. Проект-ларның ничек тормышка ашырылганын халык белеп торырга тиеш”, – дип ассызыклап үтте Татьяна Ларионова.
Безнең районда быел Арчаның 8нче бакчасы ныклап төзек-ләндереләчәк.
2022 елның (2021 елның хисап чоры өчен) дек-ларация кампаниясе 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр дәвам итте.
Шуның кысаларында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны алыштыручы шәхесләр, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре эш бирүчегә “Коррупциягә каршы тору турында”гы 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән 273-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә үз керемнәре, чыгымнары, милекләре, хатыннары (ирләре), балигъ булмаган балаларының милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирергә бурычлы.
Бөтенләй бирмәү яки күрәләтә дөрес булмаган яки тулы түгел, шулай ук күрәләтә ялган мәгълүматлар бирү эштән азат итү яки аларга карата юридик җаваплылыкның теге яки бу чарасын куллануга нигез булып тора. Бу җирле үзидарә органнарында коррупцияне профилактикалау буенча төп чараларның берсе.
Г. Әхмәдуллина, коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе
2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында газлаштырып бетерү (социаль газлаштыру) программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, “Газпром трансгаз Казан” ширкәте хезмәткәрләре сезнең сорауларга җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапларны 27 майда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 27 майга кадәр (12 сәгатькә кадәр) https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/messaqe-form.htm сылтамасы буенча кабул ителә.
Арча районы прокуратурасы “Экосити 116” ширкәте хезмәткәре белән эш урынында булган бәхетсезлек очрагын тикшерде.
2021 елның 12 августында әлеге хезмәткәр бәхетсезлек очрагына дучар була. Чүп ташучы машина операторының юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә аягы җәрәхәтләнә.
Ширкәт директоры РФ Хезмәт кодексының 212,227,228,229нчы маддәләре таләпләрен боза һәм бәхетсезлек очрагын тикшерү өчен комиссия төзелми, бәхетсезлек очрагының ничек килеп чыкканлыгы һәм сәбәпләре авырлыгы ачыкланмый, акт төзелми.
Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, дөньяда катлаулы хәл туды, бу күп кешеләрнең тормыштагы кыйммәтләргә карашын үзгәртте, иң алгы планда сәламәтлек икәнлеген искә төшерде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте югары әзерлектәге яки гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгәндә үтәү мәҗбүри булган кагыйдәләрне раслады (2020 ел 2 апрель).
2020 елның 22 маенда Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы “Яңа коронавирус авыруы (КОВИД–19) профилактикасы дигән санитария-эпидемиология кагыйдәләрен раслады. Анда әлеге чирнең килеп чыгуын һәм таралуын булдырмауны тәэмин итә торган таләпләр билгеләнде.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен рәхәтләнеп тыңлыйсың. Ул аларны тормыштагы мисаллар белән беркетеп сөйли.
– Бервакытны бер авылдаш бал сорап кергән иде, – дип сөйләде ул бер очрашуда. – Суыткычтан банка белән балны алып бирдем. “Әй, улым, ул соңгы банка иде, – диде әни теге кеше чыгып киткәч”. “Әни, борчылма, Аллаһы Тәгалә насыйп әйберне бирә ул”, – дидем.
Икенче көнне капка төбенә бер яхшы машина килеп туктый. Күрше районнарның берсеннән килгән ир-егет бер бидон күтәреп керә. “Менә Җәлил абый сезгә бер бидон бал бирермен, дип нәзер әйткән идем, шуны китердем”, – ди.
Бу атнада районда 9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары башланды. 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын 26 майда тапшыра башлый.
Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханнары тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Быел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруда төп яңалык – ул имтихан материалларын Интернет челтәре аша алу технологиясе кертелү һәм бланк-ларны имтихан тапшыру аудиторияләрендә үк сканлаштырып җибәрү. Шулай ук Татарстанда барлык аудиторияләр дә тулысынча диярлек видеокамералар белән тәэмин ителгән. Җәмгыять белеме, тарих фәннәре буенча имтихан вакытлары кыскара, ә чит телләрнең телдән өлешен тапшыру вакыты, киресенчә, арта. 2022 елдан бердәм дәүләт имтиханнары федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп үткәрелә. Контроль-тикшерү материаллары әлеге стандартларга туры китереп үзгәртелгән.