“Планшет сатып алган идем. Бер ел гарантия куелган. Әмма җитешсезлекләре ел ярымнан соң килеп чыкты. Һәм мин сатучыдан шундый ук маркадагы икенче планшетка алыштыруын сорап мөрәҗәгать иттем. Әмма сатучы товарга гарантия срогының чыгуын искәртеп, алыштырырга каршы килде. Бу очракта мин нишли алам?”
Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән
Абдуллина бирә.
“Ишек ясарга заказ бирдем. 45 көн эчендә әзер була, дигән килешү нигезендә бәясенең бер өлешен түләдем. 45 көн үтте. Даими рәвештә шалтыратып торам, тик сөйләшү һаман вәгъдә белән тәмамлана. Мин алар белән килешүне өзеп, акчаны кире кайтара аламмы? Бу очракта минем нинди хокукларым бар?”
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә.
Конкурс 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен:
- «Народный контроль» ТР ДСМ мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда авторизация үтергә, “Ошибки в названиях и надписях” категориясен сайларга;
- татар телендә язылган хаталы сүзләрне күрсәткән тулы элмә тактаның фотосурәтләре белән хәбәрнамәне (ул нинди оешманыкы булуы күренеп торырга тиеш) оешманың төгәл адресын язып җибәрергә.
Майның тугызынчы көне гадәти генә дата булмавын күпләребез тарих битләреннән генә белсәк, бүген районыбызда гомер итүче җиде сугыш ветераны бу көнне күз яшьләреннән башка искә ала алмый.
Нәкъ 1945 елның май аендагы кебек аларның күңелләре бу көнне Бөек Җиңү өчен зур шатлык һәм шул ук вакытта югалтулар өчен җан сызлавы белән тула...
Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил ага Фазлыев безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов аны Җиңү көне белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.
Симетбаш авылында туып-үскән Габдрахман ага Сафинның язмышы тетрәндерерлек.
Аның көндәлекләрен район газетасында да бастырдык, әле менә 9 майда “ТНВ” каналыннан “Габдрахман” дип аталган документаль кинофильм карадык. Аның үзе белән дә күп тапкырлар очрашкан бар, ул язганнар, сөйләгәннәр күргәннәренең бер өлеше генә. Чөнки әйтергә, сөйләргә ярамаганнарын бер Аллаһы һәм үзе генә белә.
Күлтәс авылында туып-үскән Гарәфетдин ага Зиннуровка быел 95 яшь тулды. Кышларын Казандагы кызында яши, язга чыгуга туган авылына кайтырга ашыга ул.
Җиңү көне алдыннан ветеранны район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, укучылар тәбрикләде.
Бәйрәмнәр алдыннан районыбызда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булып китте.
Район башлыгы Илшат Нуриев белән алар “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләрендә яңа төзелгән сөтчелек комплексларында булдылар.
Мин район газетасы редакциясендә 1973 елда эшли башладым. Ул елны апрель ае бик эссе килде, эсселек 30 градуска җитте.
Әле дә хәтердә, “Ракета” колхозы (Иске Ашыт) басуларында костюмны салып йөрергә туры килде. Ул елны 1 майга чәчүләр бетте. Әмма җәен яңгырлар булмады, диярлек, уңыш та түбән булды.
Районда чисталык икеайлыгы бара. Ул беренче апрельдән башланды һәм 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә юлдан кайтып керми, районның һәр почмагында булып, чисталык тикшерә. Ә узган атнада идарә җитәкчесе Ленар Касыймов, беренче разрядлы белгечләр Ләйсән Фарухова, Ләйсән Зәйнуллина белән без дә рейдка чыктык.