Машина йөртүчеләргә!

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Исерек килеш руль артына утыру – иң  куркыныч гамәл. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең кайберләре юлда йөрү кагыйдәләренә бик игътибар итмиләр. Ә бит чынбарлыкта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык кына каралмаган, хәтта җинаять җаваплылыгы да бар.

Исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен гаепле 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә һәм шулай ук 30 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Шундый ук административ җаваплылык техникасын исерек хәлдә булган йөртүчегә биргән машина хуҗасына да  каралган.

Исерек килеш машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган кабаттан бу гамәлне кылса, ул вакытта гаепле җинаять җаваплылыгына тартыла.

Узган ел Арча районы суды алкогольле эчемлек эчкән килеш руль артына утыру белән бәйле 17 җинаять эше карады. Гаеплеләр мәҗбүри эшкә тартылып, билгеле бер вакытка транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр. Законда мондый җинаятьләргә 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт, 2 елга кадәр мәҗбүри эш, 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Һәм шулай ук өстәмә җәза бар: гаеплеләр автомобиль йөртү хокукыннан 3 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкиннәр.

Диләрә Мәрданова,

Арча районы судының

суд утырышы секретаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International