2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла.
Безгә Сикертәндә яшәүче Мидхәт Баһаветдинов мөрәҗәгать итте. Сүз сугышта батырлыклар эшләгән туганы Әсгать Нуриев турында иде.
Май аеның салкынча килүен мул уңышка юрыйлар.
Әлеге юлларны язып утырганда Шурабаштан “Бездә калын булып кар ятты, кыш яңадан килде”, – дип шалтыраттылар. “Кызыл Яр”, “Северный” хуҗалыкларында да яуган кар. “Зыяны булмасмы?” – дип сораучылар да булды.
Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.
Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык.
Район газетасының быелгы 11 февраль санын алгач, Арча станциясендә яшәүче Фирая Әхкәмованың хатирәләре яңара.
Газетада урнаштырылган “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге”ндә ул иренең әтисе Әхкәм Хәйретдинов исем-фамилиясен күреп ала. Анда болай дип язылган: “Хәйретдинов Әхкәм, 1906 елгы, Арча районы, Сеҗе авылыннан, Мари Иле Суслонгерда 16.10.42дә һәлак булган”.
Үз агымына тыныч кына ага башлаган тормыш, киләчәккә корган якты хыяллар бер мизгел эчендә юкка чыга. Кулларына корал тота алырдай ир-егетләр фронт сызыгына басса, балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куя.
“Арча” спорт комплексында футбол белән шөгыльләнгән 2013 елгы малайлар Аксубайга ярышка бардылар.
Районыбызда киләчәк буынны төрле яклап үстерү өстендә зур эшләр алып барыла.
Урта белем бирүче мәктәпләрдән тыш, укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешләре дә һәрдаим нәтиҗәле эш күрсәтә.
Арчаның 1нче мәктәбендә эшләп килүче балалар театр коллективы район бәйгесендә икенче урынны яулаган.
Бу бәйгедә үзешчән яшь артистлар Наилә Гыймадиеваның “Елак батыр” дигән спектаклен күрсәттеләр.
“Созвездие–Йолдызлык – 2022” XXII республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.