Урамнарны, юл буйларын, йорт яннарын, капка төпләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы бара.
Үз тирәңне чиста һәм тәртиптә тоту – ул һәркемнең бурычы. Бу турыда беләбез. Чисталык кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелеп, кисәтүләр ясала, штрафлар салына. Икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Даими рәвештә рейдлар оештырылачак. Шундый рейдларның берсендә без дә катнаштык.
Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Яңа Кишет авыл җирлегендә булды
Румия Надршина
Әлеге территориядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды.
Яшьләрне һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дәрәҗәсенә бәя бирелде. Иҗтимагый совет вәкилләрен Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин каршы алды.
Космонавтика буенча танылган белгеч, профессор Рафаил Мортазин Арчага кайтты
Космонавтика көне
Гөлнур Миннебаева
Районыбызда “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов, “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” генераль директоры Лариса Бикмуллина, “Звездные мечтатели” фильмының режиссеры Салават Юзеев һәм фильмның сценарий авторы Марина Галицкая белән берлектә С. П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпорациясе ачык акционерлык җәмгыятенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Мортазин белән очрашулар булды.
4 мартта “Арча” спорткомплексында “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик чарасы узды.
Традицион “Аҗаган” уеннарыннан аермалы буларак, быелгы ярышлар заманча технологияләрне кулланып, яңача форматта “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан оештырыла һәм “Аҗаган 2.0” дип атала.
Арча шәһәрендә яшәүче Нияз Саттаров спорт программалаштыруы буенча Россия чемпионы дәрәҗәсенә һәм спорт мастеры исеменә лаек булды
Якташыбыз уңышы
Резедә Хәкимҗанова
Уңышка юл каян башлана? Бала вакытта ук күңелендә бөреләнгән кызыксынучанлык, тырышлык, сәләт, куйган максатына ирешүдә үҗәтлек якташыбызны югары үрләргә китерә.
4-5 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Олимпиец” спорткомплексында 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.
Арчадан 5 көрәшче Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашты.
“Арча“ спорткомплексында волейбол буенча ярышлар узды.
Турнирда 8 малайлар (2011 елгы һәм яшьрәк) һәм 4 кызлар командалары катнашты. Бәйгедә катнашырга Буа, Әтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан да килгәннәр иде.
Казанның “Тулпар” спорткомплексында махсус һөнәри уку йортлары арасында тег-регби буенча ярышлар узды.
3 апрельдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының 48нче чираттан тыш утырышы булды
Ильяс Фәттахов
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Сүз, тормышының бер мизгелендә батырлыкка, димәк үлемсезлеккә атлаган Кәрим Исхаков турында
Сүз башында ук әйтеп куйыйм әле, сугыш, батырлык, ватанны саклау турындагы бөтен язмаларым диярлек дустым, отставкадагы полковник Рөстәм Гомәров тәкъдиме, ярдәме белән дөнья күрә.