Татарстанда “Запорожец” һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы бар.
Әлеге үзенчәлекле җәмәгать оешмасын безнең якташыбыз Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру.
Арчадан көрәшчеләр Рамил Хәкимҗанов белән Руслан Абдуллин 15 гыйнварда “Манзара” спорт-музыкаль премиясе бәйгесендә катнашты.
20 гыйнварда Арча районы беренчелегенә шашка ярышлары узды.
Хатын-кызлар арасында Арча шәһәреннән Равилә Әхмәдиева җиңде. Арча педагогика көллиятеннән Ләйлә Моратова, Фәйрүзә Нигъмәтҗанова икенче һәм өченче урыннарда.
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.
Бу көнне бирегә бөтен районнан төрле яшьтәге көчле волейболчылар җыелды һәм үзара көч сынашты, осталыкларын исбатлады.
Бу ярыш тренерлар белән киңәшләшеп, көчлеләр арасыннан да иң көчлеләрне районның җыелма командасына сайлап алу өчен дә оештырылган иде.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
Чулпан Равилевна, ишетеп торабыз, районда авыручылар күп. Салкын тиеп авырыйлармы, гриппмы, әллә коронавирус беләнме?
– Грипп белән авыручылар яңа ел алдыннан күп булды. Грипп әлегә тыныбрак тора. Бүген күбрәк салкын тиеп авырыйлар, коронавирус та бар. Узган атнада 305 авыру очрагы теркәлгән. Бу атнада өч көндә генә дә (без атнаның 4нче көнендә сөйләштек – ред.) 296 авыручы өстәлгән. Район хастаханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә 10 кеше ята. Күбрәк өйдә дәваланалар.
“Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (“юу”га) һәм террорчылыкны финанслау”га каршы тору турындагы Федераль законның 3нче маддәсе нигезендә, җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерү (“юу”) җинаять ясау нәтиҗәсендә алынган акчага яки башка милеккә ия булуга, файдалануга яки әмер бирүгә хокукый рәвеш бирүне күздә тота.
Бу көннәрдә Ленинград өлкәсендә хач ману йоласын үтәгән вакытта бер хатынның боз астына китүе турындагы фаҗига күпләрнең теленнән төшмәде. Безнең редакциягә дә шалтыратучылар булды.
Үзара салым акчалары үзебез яшәгән төбәкне уңайлырак итәргә булыша.
Быел Субаш Аты авылы халкы үзара салым акчасын 1әр мең сумнан җыярга дигән карарга килгән.
Район башлыгы Илшат Нуриев 2021 елда терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.
Арча үзәк стадионында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы булды.
Чын бәйрәм оештырылды. Хәрәкәтчән спорт уеннарында яшьләр, өлкәннәр рәхәтләнеп катнашты, көч сынашты, күңел ачты. Елдагыча, бүләкләр дә мулдан булды.
Тырышлыкларын куеп, тирә-юнебезне кышкы матурлыкка төрүгә, ямьләндерүгә, кәефләребезне күрүгә зур өлеш керткән осталарның берсе дә буш кул белән китмәде. Аларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.