ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында газ челтәрләренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушкан иде.

Кешенең тормышы – тоташ кичерешләр чылбыры. Исемдә калган хатирәләр белән уртаклашам. Абыем Илдус Фәттаховка 5 гыйнварда 70 яшь тулды.

Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча  районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов.

Илһам Мәхмүтович, хайваннарның кышкы исәбен алу ничек оештырыла?

Мәзәкләр тормышта туа. Беркөнне редакция кызларына: “Жириновскийның фотосын табып куегыз әле, табигать битенә шуны куябыз”, – дидем дә, эш белән китеп бардым.

Безнең сәламәтлек күп нәрсәләргә бәйле. Белгечләр авыртмас өчен нервыларны сакларга киңәш итәләр. Ә ул бездән генә тормый шул.

Мәсәлән, халыкта “Салымны түлә дә, тынычлап йокла” дигән әйтем, мәкаль бар. Ә салым түләү буенча аңлашылмаучылыклар килеп чыкса. Ул вакытта тыныч йокылар кача... Җитмәсә Арчада салым инспекциясен ябып куйдылар.  

Алар физик яктан көчле һәм җитез балалар тәрбияли. Ярышларда иң яхшы урыннар аларда. Эшләрендә уңышлар телибез.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында иң яхшы тренерларны һәм иң яхшы спорт мәктәпләре җитәкчеләрен котладылар.

Сәламәтлекне физик хәрәкәт кенә түгел, уңай тәэсирләр, мавыгулар да  ныгыта. Шундый мавыгуларның берсе – шахмат. Шахмат уйнаган кеше аның нинди ләззәтле кичерешләр уятканын сөйләп тә бетерә алмый. Бар дөньяңны онытып шахмат уйнау.., хәер, бу турыда сөйләп тормыйк, әйдәгез, шахматчыларның үзләре янына барыйк.

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды.

Тоз бүлмәсе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга  организмнарын ныгыту өчен кирәк. Анда керү авыру кешегә генә түгел, сәламәт кешегә дә бик файдалы. Шулай ук тоз бүлмәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.

"Яңа ел утлары балкыта өемне...” бәйгесенең җиңүчеләрен котлыйбыз. 2021 елның 23 декабреннән башланган фотолар бәйгесенә 13 гыйнвар көнне нәтиҗә ясалды. Алар Үзәк чыршыны ябу тантанасында бүләкләнделәр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Көнбатыш бистәсендәге Кол Гали урамын кешеләр махсус карарга бардылар, истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр.

Нәрсәсе белән халыкны үзенә тартты соң ул? “Йорт территорияләрен, капка төпләрен төрле утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр, исем китеп кайтты”, – диде бер хезмәттәшем. Аның бу сүзләреннән соң безнең дә кешеләр тудырган кышкы шушы матурлыкны күрәсе килде. Беркөн кич вакыт табып Кол Гали урамына юнәлдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International