ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Яңа елга зур бүләк – 59 хуҗалыгы булган Түбән Пошалым авылында, ниһаять,  клуб ачылды.

“Авылым халкы бик актив тормыш рәвеше алып бара бездә. Бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Ләкин клуб ябылу очрашу, аралашу өчен кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан, җыелырга урын тапты халык. Җыелышлар, төрле чаралар, очрашулар үткәрелде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып авылда ике һәйкәл – сугышта катнашкан авылдашларыбызга, тыл ветераннарына – калкып чыкты”, – дип язды безгә китапханәче Гөлназ Галимҗанова.

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте.

Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егетләр һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар.

Үрнәк бистәсенең Тау асты урамында яшәүче Галимовлар һәм Әскәровлар гаиләләре күршеләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.

Тау асты урамында бәйрәмчә Яңа ел кәефе урнашты. Ул чыршыны бизәүдән башланды. Яңа ел уты 31 декабрьдә кабынды.

Һәр көнне диярлек һәркемгә телефоннан шалтыраталар, сөйләшүләр гадәттә: “Исәнмесез, бу куркынычсызлык хезмәте. Картагызның номерын әйтегез”.

Мин бала көтәм. Бу турыда күптән түгел эш бирүчегә дә әйттем. Әмма ул “Миңа декреттагылар кирәк түгел”, – диде һәм мине эштән җибәрергә җыена. Мондый очракта закон мине яклыймы?

Әлеге сорауга район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов җавап бирә:

 – Билгеле, әлеге очракта законда сезнең хезмәт хокукларыгызны саклау гарантияләре каралган.

Яңа ел алдыннан урамнан керәсе дә килмәде. Яңа елны каршыларга әзерләнеп утырган, матур итеп бизәлгән Арчабыз, тормыш ваклыкларын оныттырып, өмет, нур бөркеп, үзенә тартып тора.

Без, өлкән кешеләр, үзебездә булган авыруларга бирешмичә, алар белән көрәшеп, хәзерге тормышка җайлашып, бер-беребез белән аралашып, тыныч кына яши идек. Уйламаганда тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп керде дә, дөньяның астын-өскә китерде.

2022 елның 5 гыйнварында Төбәк-Чокырча авылы Луговая урамы 21нче йортта утын ягып җылытыла торган тимердән эшләнгән ягулык миче шартлады. 5 кеше, дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз зыян күрде, алар район үзәк хастаханәсенә китерелде.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 кагыйдә. Кулларны  сабын белән еш юыгыз-бу ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы.  Сабын   вирусларны юк итә. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы чаралар (спрей, гель, салфеткалар) белән дезинфекцияләгез. Аларның кулланылыш   инструкцияләренә игътибар итегез! Өслекләрне (өстәл, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вирусларны бетерә.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе»  белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын тормышка ашыра. Проектта ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык социаль - демографик төркем вәкилләре катнаша. Кандидатлар түбәндәге сайлап алу этапларын узалар: www.rezervrt.ru сайтында гариза тутыру - тест һәм экспертлар белән эңгәмә. Сайлап алу мотивацияне, катнашуның максатын, лидерлык потенциалын, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм катнашучыларның стандарт булмаган фикерләвен билгеләргә мөмкинлек бирә.

 «Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» -Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү бурычы торган проект. Әлеге проект яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Анда Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кеше катнаша ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International