24 ноябрьдә Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе вәкилләре Арча районында булдылар.Безнең районда алар икенче тапкыр. Беренче тапкыр 7 июльдә килгән иделәр, ул вакытта Арча районы Татарстан ирекле янгын сакчылыгының иң яхшы бүлекчәсенә республика смотр-конкурсының финал этабын югары дәрәҗәдә үткәрде, ә районның «Арча лес» ирекле янгын сүндерү командасы беренче урынны яулады.
1 вариант.
2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы YouTube каналында ТРЯшьләренәТорак турыдан-туры эфиры трансляцияли. Турыдан-туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖ торак проектлары («Ташламалы ипотека» 7% ка кадәр, «Гаилә ипотекасы» (6% ка кадәр), «Авыл ипотекасы» (3% ка кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% ын беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк.
Бөтен дөньяны аякка бастырган вирус яшәешебезне катлауландырса да, тормыш дәвам итә. Таң ата да, кич була, игенчеләр иген үстерә, терлекчеләр ит, сөт җитештерә.
2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады. Җирләрне дә сыйфатлы итеп эшкәрттек, яхшы орлыклар чәчтек, ашламаны да күбрәк керттек, дип куанып йөргәндә көннәр тагын корыга китте, җәй буе күккә карап яңгырлар көтәргә туры килде.
Коронавирус белән бәйле рәвештә вәзгыять катлауланып китү сәбәпле тормышыбызга куар-код килеп керде.
Хәзер куар-кодсыз җәмәгать транспортына да кертмиләр.
“Нинди хәл инде бу, авылдан автобуска утырып, Арчага да килә алмыйм”, – дип елап шалтыратучы пенсионерлар бар. “Вакцина ясатыгыз да, тынычлап йөрегез”, – дибез. Кая ул! Вакцинадан соң фәлән кеше үлгән, тегән кеше якты дөньядан китеп барган, дип сөйләп китәләр. “Сез вакцинадан үлгән кешеләрне исем-фамилияләре белән әйтеп сөйләшегез”, – дигәч, ык-мык.., һәм: “Менә шулай дип сөйлиләр ич...” – дигән җавап ишетәбез.
Газсыз яшәгән вакытларны онытып та бетердек инде. Иртән торсак та, кич кайтып керсәк тә өйләребез җылы, рәхәт.
Кайлардадыр газсыз яшәүләрен ишетү дә сәер тоела. Бактың исә, Россиядә газлаштыру дәрәҗәсе 71,4 процент икән. 2026 елга аны 74,7 процентка җиткерү бурычы куела.
Себердә бу күрсәткеч 16,8 процент кына, Ерак Көнчыгышта да түбән. Әйтүләренчә, илне тулысынча газлаштыру күздә тотылмый да, чөнки торбалар сузу мөмкин булмаган урыннарда башка энергия чыганаклары кулланыла.
Алар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.
Сүз Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар турында бара.
Бик озак сөйләшеп утырдык алар белән. Күбрәк Хаҗирә апа сөйләде, Таһир абый елмаеп тыңлап кына торды. Шул вакыт эчендә тормыш истәлекләрен дә барладык, күңелле мизгелләрен дә искә төшердек.“Нинди матур пар”, – дип сокланып утырдык декабрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Хаҗирә апа белән шулай ук декабрьдә 91 яшен тутыручы Таһир абыйга карап.
Арчада “Донорлар көне” район Мәдәният йортында оештырылды. Репортаж язарга барырга җыенгач, артымнан: “Коронавирус. Кеше булырмы икән?” – дип калдылар. Минем үземнең дә күңелдә шундый шик бар иде. Мәдәният йорты ишеген ачып кергәч, икеләнүләр юкка чыкты...
Ышанасызмы-юкмы, кан бирергә чират торалар иде. Яхшы оештырганнар, ничек бу кадәр халыкны туплый алганнар! Таныш йөзләр дә күп. Курса-Почмак авылыннан Филсинә Рәхимҗанова быел мартта да кан бирергә килгән иде. Бу юлы да күреп алдым үзен. “Донорлар көне”н каян белдегез?” – дип сорыйм. “Телефонга чакырып хәбәр килде”, – диде ул. Лаеклы ялдагы Филсинә ханымның күп тапкырлар кан биргәне бар, шуңа да андый ышанычлы донорларны медицина учреждениеләре истә тота. Монда кан бирергә килгән медицина хезмәткәрләрен дә күрергә була иде. “Төбәк-Чокырча авылында фельдшер булып эшлим, – дип таныштырды үзе белән Әлфия Хөсәенова. – 27нче тапкыр кан бирәм”. Шәфкать туташы булып эшләүче Айзария Зиннәтуллина: “3нче тапкыр кан бирергә килдем”, – диде
Редакциягә Арчада яшәүче Сания апа Касыймова шалтыратты.
“Тәлгать Гомәров “Татарстан яшьләре” газетасына язган “Сакалбайлар” мәкаләсендә минем иптәшем Илгизәр Касыймов турында бик җылы итеп язган. Күңелем тулды... Быел июнь аенда чыккан язма ул. Без олы яшьтә инде хәзер, “Татарстан яшьләре” газетасын алмыйбыз. Шуңа да без бу мәкалә турында белми калганбыз. Менә әле укыдым мин аны. Һәм бик күңелем булды. Бик зур рәхмәт Тәлгать Гомәровка. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын үзенә. Мәкаләдәге Илгизәр турында язылган юлларны район газетасында да бастыра алмыйсызмы. Без бик рәхмәтле булыр идек”.
Татарстанда Россия һөнәри осталык
(Worldskills Russia) төбәк чемпионаты бара. Анда Арча педагогия көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да төрле һөнәрләр буенча көч сынаша.
Ул 3 этапта уза. 15–19 ноябрьдә беренче этап үтте. 22–26 ноябрьдә – икенче, 29 ноябрь–3 декабрьдә өченче этап узачак. Быел һөнәри осталык төбәк чемпионаты республиканың 16 шәһәрендә һәм авылларында үтә. Алар арасында Арча да бар. Районда педагогия көллияте базасында 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча ярышлар узачак.
Шурабаш авылында яшәүче Олеся Антипова “Нечкәбил–2021” республика бәйгесендә финалга узды.
Бәйге берничә этаптан торды. Май аенда видеоролик ясап җибәрәләр. Сайлап алу туры Балтачта була. Антиповлар гаиләсе алты район арасында җиңү яулап, ярымфиналга үтә. Олеся Антипованы һәм аның гаиләсен тагын бер сынау – финал ярышлары көтә. Ул 27 ноябрьдә узачак.
– Миңа район мәгариф идарәсеннән Энҗе Мостафина шалтыратты һәм “Нечкәбил” бәйгесендә катнашасыз, диде. Кая инде миндә нечкә бил, дип карадым, аннан риза булдым, – диде Олеся. – Видеороликтагы чыгышыбыз гаиләдәге гореф-гадәтләрне, йолаларны чагылдырды. “Безнең район традицияләре” дигән темага инша да яздык әле. Балтачта үткән сайлап алу турында төрле темаларга сораулар яудырдылар. Күрәсең, җавапларыбыз жюри әгъзаларына ошагандыр, алты район арасыннан без ярымфиналга үттек. Ярымфиналда (Интернет аша оештырылды) гаиләбез белән компьютер каршына утырып тагын сорауларга җаваплар бирдек.