Арча балалар сәнгать мәктәбе күптән инде районның мәдәни үзәгенә әверелде.
Аның базасында төрле фестивальләр һәм конкурслар, квалификация күтәрү курслары һәм тәҗрибә уртаклашу, хисап концертлары һәм күргәзмәләр уза. Укучылар да, укытучылар да үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап, алдынгы урыннарны алалар.
Арчаның сәнгать мәктәбендә 5 яшьтән 17 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Иң кечкенәләр өчен мәктәпкә әзерлек бүлеге оештырылган. Анда балаларга сөйләм үсеше, музыка грамотасы, чит тел, бию, иҗат дәресләре буенча белем бирәләр. Быел бирегә 5-6 яшьлек 77 бала йөри. Аларга белем бирүче Гөлназ Котдусова, Гөлнур Солтанова, Чулпан Ганиева, Айгөл Галимҗанова, Дамира Мөхәммәдиева сабыйларны мәктәпкә әзерләү белән бергә, күңелләрендә сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Татарлар” газетасы оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсына йомгак ясалды.
Бүләкләү тантанасы “Дворяннар оясы” ресторанында булды. Ни өчен язабыз без бу турыда, чөнки безнең Арча районыннан Арчаның 1нче балалар бакчасында физик тәрбия бирүче Алисә Ахунова “Инша” номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Алисә яңа гына Казаннан бүләкләү тантанасыннан кайтты. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, шушы ук идарәнең баш референты, “Дөнья” студиясен алып баручысы һәм режиссеры Энҗе Шәйхетдинова котлады һәм бүләкләр тапшырдылар.
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән әңгәмә.
– Чулпан Равилевна, иң элек аңлап китик әле: нәрсә ул ВИЧ-инфекция, ә СПИДы нәрсә?
– ВИЧ-инфекция ул кешенең иммунитетын бетерүче вирус. ВИЧ-инфекция белән авырган кешедә иммунитет бик йомшак була. Ә иммунитет булмау инде ул организмның төрле авыруларга бирешүчәнлеге турында сөйли. СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ-инфекция ул иммун системасын зарарлый, аңа тиешенчә эшләргә ирек бирми, аны юкка чыгара, дәваланмасаң, тора-бара бу СПИДка китерә. Иммунитет организмны яклый, саклый алмагач, кеше моңарчы авырмаган чирләр белән авырырга мөмкин.
– Бу чирдән ничек сакланырга?
Арча районыннан – 9, Әтнәдән 2 егет армия сафларына китә.
22 ноябрьдә район хәрби комиссариатына армиягә китәсе егетләр җыелды. Булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Ильяс хәзрәтнең хәер-фатихасын алдылар.
“Сезнең һәрберегез безнең өчен кадерле. Һәркайсыгызның хәлен белеп, кире әйләнеп кайтканчы борчылып торабыз. Районыбыз егетләре турында мактау сүзләре генә килеп тора. Сездән дә яхшы хәбәрләр көтәбез”, – диде Алмаз Борһанов.
Гадәткә кергәнчә, егет-ләргә хәерле, имин юллар теләделәр. Ильяс хәзрәт Коръән сурәләрен укып, ихлас теләкләрен җиткерде.
Утар Аты авылыннан Рәзил Камалов “Милләт авазы” видео-язмалар бәйгесендә җиңүче булды.
Бәйгенең шарты буенча видеоязмаларда Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә шигырь, җыр, бию башкарырга, яки гореф-гадәт, бәйрәм күренешен күрсәтергә, яки аш-су рецепты белән бүлешергә, гомумән, үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш иде.
Бәйгегә иҗади эшләр 11 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр кабул ителгән. Җиңүчене халык үзе сайлаган. 27 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр 100tatarstan.ru cайтында ачык тавыш бирү юлы белән җиңүче ачыкланган. Менә шул бәйгедә катнашкан да инде безнең Рәзил.
“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылучылар арасында “Язылган өчен шифаханәгә юллама, кар көрәү машинасы, телевизор һәм башка бүләкләр!” дип аталган яңа акция үткәрә.
Төп приз – шифаханәгә ике кешелек юллама. Шулай ук кар көрәү машинасы, телевизор, смартфон, робот-тузан суыргыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы һәм үтүк
отарга мөмкин.
Гаризалар 2021 елның 21 октябреннән 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Акциядә катнашу өчен 2022 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бер газета һәм бер журналына ким дигәндә 6 айга язылырга кирәк.
1978 елда совет геологлары вертолетта тайга өстеннән оча. Тоташ урманнар арасында түтәлләргә охшаган урын күреп алар бик гаҗәпләнә. Күзләренә ышанмыйча кабат борылып киләләр, чыннан да шулай булып чыга, агачлар арасында өйсыман торак та шәйләнә...
Тайга уртасында кешеләр табылуы турындагы хәбәр тиз арада бөтендөньяга тарала. “Комсомольская правда” газетасының танылган журналисты Василий Песковның тайгадан язмаларын түземсезлек белән көтеп ала идек. Чыннан да, исләрең дә китәрлек хәл бит!
Адәм баласына һәр яңалыкка шикләнеп карау хас. Татарның тотып карамаса күңеле булмый, дигән мәкаль дә бар.
...1966 елда йортларга газ кертәләр икән, дигән хәбәр таралды. “Курса” колхозында рәис булып Мәгъсүм абый Габделхаков эшләгән чор. Безнең авылның шоферы Әхәт Кәлимуллин белән армиядән яңа кайткан Сәүбән Шаһниевны Казанга укырга җибәрәләр. “Ай ярым укыдык, – дип искә ала ул. – 1967 елда колхоз плитәләр, бер плитәгә икешәр баллон (50 литрлы) кайтартты. Казаннан слесарь кайтып һәр йортка плитә, буш баллон урнаштырдылар. Баллон өйдә торырга тиеш түгел, шуңа озын-озын торбалар сузарга туры килде”.
Бу хакта безгә район башкарма комитетының архив эшләрен исәпкә алу һәм алып бару буенча бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина җиткерде.
– Архивта хәзерге вакытта 323 оешманың 61 меңнән артык документы саклана. Ел саен юридик затлардан даими
саклау өчен һәм бетерелгән оешмаларның шәхси составы турында документлар кабул итәбез. Якынча елга 600 саклау берәмлеге. Хәзерге вакытта документларны штрихкодлаштыру буенча эш алып барыла, – диде ул. – Шулай ук архив тарафыннан оешма белгечләре белән семинар-укытулар үткәрелә, эш номенклатураларын, архив турындагы положениеләрне, тасвирламаларны, саклау вакыты үтү сәбәпле юкка чыгарылачак документлар буенча актларны төзегәндә методик һәм практик ярдәм күрсәтелә.
Бер үк вакытта берничә шарт үтәлгән очракта гына субсидия бирелә.
Мөнир Әмирович, коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр эшмәкәрләргә, оешмаларга да зыянын китереп тора. Аларга субсидия барын ишетеп беләбез. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларга субсидия бирү турында хөкүмәтебез яңа кагыйдәләрне раслады. Ул кагыйдәләр 2021 елның 7 сентябрендә чыккан карарда (№1513) язылган.