Зәйнуллин, Борһанов, Сибгатуллин... Кемнәр өчендер алар урам исемнәре генә булса, минем өчен бу кешеләр бүген дә исән кебек, күңелдә якты истәлек булып сакланалар.
Яңа Кенәрдә туып-үскән Харис Зәйнуллин 1967–1981 елларда КПССның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләде. Миңа дүрт ел аның кул астында инструктор булып эшләргә туры килде. Минем өчен үзенә күрә бер тормыш мәктәбе булды ул.
Харис Зиннәтуллович аппарат киңәшмәсендә: “Урыннарга чыкканда кесәгезгә печенье булса да тыгып барыгыз, ач йөреп ашказаныгызны бозмагыз!” – диде. Ул райком инструкторы булып эшләгән елларын искә алды, урып-җыю вакытларында ындыр табагында киптергечтән чыккан ашлыкны ашап ашказанын бозып бетердем, дип сөйләде. Колхоз ашханәләре булмаган чорларда булган инде бу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!
Бөек Җиңүгә – 75, ТАССР төзелүгә – 100, Арча районы оешуга 90 ел тулган елны сезгә, илебезнең дошманны җиңүендә кыюлык һәм батырлыгыгыз, туган районыбыз һәм республикабызның киләчәге өчен намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен тирән хөрмәт һәм ихтирамыбызны белдерәм. Авыр елларны җиңгән, тынычлык һәм ирек өчен көчен куйган, икътисадыбызны торгызу һәм аның үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен без сезгә бурычлы.
Мең дә бер мәшәкатьләрне читкә куеп, шушында – табигать кочагына килгән өчен генә дә Вакыйф Харисовка рәхмәт әйтерлек
Тау башында яшәсәк тә, стадионга күптән төшкән юк иде. Җай табылды, матур бер көнне Вакыйф Вәгыйзович дәште. Мине генә түгел, 234 кешене кузгатты ул. Сүзебез район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы оештырган көзге кросс турында бара.
Ә көне нинди булды! Җылы, кояшлы! Көндезге сәгать 1дә Арча стадионы шатлыклы авазлардан шау итеп тора иде инде. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бер-берсе белән күрешәләр, хәлләрне сорашалар, шаян сүз әйтеп көлешәләр. Ә алда җаваплы сынау көтә: кросс!
Узган шимбәдә Арчада барлык хуҗалыклар катнашында ярминкә үткәрелде
“Бөтенесе дә килде, бар да әйбәт әзерләнгән”, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәндәй, быел хуҗа-лыклар өчен уңышлы ел булды. Үстерелгән мул уңышны әйбәт срок-
ларда җыйнап алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Безнең район хуҗалыклары ике атнага бер Казанга ярминкәгә баралар. Халык иртәдән үк ашлыкны алып бетерә, дип әйтәләр. Кайсы тавык, кайсы күгәрчен асрый. Һәр баруда шулай.
Тагын бер урак булса да бетәсе икән”, – дип шаярта бер танышым.
Әйе, әбиләргә дә җитәрлек, бабайларга да өлеш чыгарырлык әбиләр чуагы дәвам итә. Табигатьтәге матурлыкка карап сокланып туя алмыйсың. “Без бакчада йөрдек, яфраклар җыйдык. Яфраклар, яфраклар, кызгылт-сары яфраклар”, – дип шигырь сөйли-сөйли яфрак җыя балалар.
– Җир бик әйбәт килә, – дип куана “Тукай” ширкәте тракторчысы Рүзәл Әюпов. Ул “МТЗ- 80” тракторы белән 230 гектар җир сукалаган инде.
– 550 гектар арыш та чәчте әле ул, – дип сүзгә кушыла хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов.
Берара районда чисталыкка аеруча нык игътибар бирелә башлады. Файдасы тиде: урамнар, чишмә яннары, елга ярлары чистарды
Халык капка төпләрен җыештырып, үләннәрен чабып, төзелеш калдыкларын күз алдыннан ераккарак җыеп куя башлады. Кыскасы, тәртипкә ияләште.
Әмма... санга сукмаучылар да бар икән әле. “Ел башыннан йөздән артык беркетмә төзелде. Беренче тапкыр без кисәтү ясыйбыз. Ә тыңламыйча кимчелекләрне бетермәгән очракта 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына, – диде район башкарма комитетының административ комиссия рәисе Илдар Нотфуллин. – Чулпан урамындагы бер йорт янында ничә еллардан бирле кирпеч өелеп тора. Инде тарала ук башлаган. Тирә-юнен чүп баскан. Сибгатуллин урамында берәү казу эшләре башлаган һәм су торбасына зыян салган. Нәтиҗәдә, бөтен микрорайон сусыз калды. Йорт хуҗасына да, тракторчыга да штраф түләргә туры киләчәк. Казу эшләре башлаганчы беренче булып рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Аннан яраксыз иске машиналарны гомерлеккә сакларга капка төбенә куялар. Вакытында тимер-томырга тапшырырга кирәк инде. Аның өчен дә штраф карала”.
Республикада узган “Урманны саклыйк” акциясендә арчалар бер-дәм рәвештә катнашты.
Бу көнне район террито-риясендә район хакимияте, башкарма комитеты, шәһәр Советы, төрле оешмалар, уку йортлары, ТҖҮ коллективлары һ.б. ярдәме белән 4000 нарат үсентесе утыртылды. Әлбәттә, изге эштән район башлыгы да читтә калмады. Илшат Нуриев Арча стадионында агачлар утыртты. Ә акция кысаларында Лесхоз мәктәбенең “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы укучыларының Арча урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергәләп утырткан агачлары Сурнар участок урманчылыгында үсәчәк.
Узган шимбәдә райондашларыбыз “Татарча диктант” язу акциясендә катнашты.
Туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, иң мөһиме — татарлыкны саклап калу максатыннан оештырылган акциядә райондашларыбызның яше-карты читтә калмады. Татарча диктантны төрле өлкәдә эшләүчеләр, хәтта мәктәпләрдә өлкән генә түгел, башлангыч сыйныф укучыларына кадәр язды.
2 октябрьдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелә.