Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы нигезендә (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2020 – 2021 елларга М. Җәлил исемендәге республика премиясе бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды. Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка - Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә -30 яшькә кадәрге аерым авторларга, яшьләр өчен (яшьләр белән) эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырулары өчен бирелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 нче йорт, 302 нче офис («Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).
Февраль аенда М. Җәлил исемендәге республика премиясе бирү буенча чираттагы конкурска нәтиҗәләр ясалачак.
Хөрмәт белән,Арча башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге
(884366) 32033