Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма ( АНО) халыкара консалтинг компаниясе KPMG һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында «Россиянең сөт тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» тармак онлайн-конференциясен оештыралар.
2020 елның 27 сентябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр кадәр 11: 37дән 12: 41 сәг. эчендә Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә көзге интерференция башлана. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен, үзгәрешләрне күрмәсләр. Кайбер очракларда сурәтләрнең кыска вакытлы «катып калуы», пиксельләргә таралуы, тулысынча югалуы мөмкин. Телесигналны һәр торак пунктта трансляцияләү графигын ртрс.рф сайтында һәм «Телегид» кушымтасында карарга була.
Россия чемпионнарын мәктәптә тантана үткәреп тәбрикләделәр. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин аларны зур җиңүләре белән котлады, яңа уңышлар теләде
Шәһәребезнең көнбатышында урнашкан 6нчы мәктәпнең тарихы зур түгел, быел ул дүртенче уку елына аяк басты. Әмма шушы берничә елда гына да әлеге уку йортында истә калырлык күңелле вакыйгалар булды. Ачылганда дүрт йөздән артык укучысы булса, быел алар җиде йөздән артып китте.
2019–2020 уку елында мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбәрова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Сабирова “Ел укытучысы” конкурсында катнашып район этабына үттеләр. Алар үз номинацияләрендә җиңүче булдылар. Аннан соң зона ярышларында җиңү яулап республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
23 сентябрьдә дүртенче чакырылыш район Советының беренче утырышы узды
Аны район Советына сайланучылар арасында иң өлкән депутат буларак Шәйдулла Сәлахов ачты.
Район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров депутатларны 11–13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды.
20–22 сентябрьдә районның барлык 16 авыл җирлекләрендә, 23 сентябрьдә шәһәр муниципаль берәмлегендә дә Советларның беренче оештыру утырышлары узды. Аларда җирлек башлыклары (алар район Советы депутатлары да була) һәм һәр җирлектән тагын берәр район Советы депутаты сайланды.
Шулай итеп, дүртенче чакырылыш район Советында 34 депутат. Беренче утырышта алар үз арасыннан район башлыгы һәм аның урынбасарын сайладылар.
1 октябрьгә санау-лы көннәр калды. Белгәнебезчә, дүләтебез тарафыннан инвалидларга ташламалы дарулар, санаторийлар, юлда йөрү өчен социаль пакет тәкъдим ителә. Социаль пакеттан файдаланыргамы, әллә акчасын гына алыргамы – билгеле бер карарга килергә аз булса да вакыт бар.
Районда барысы 7545 инвалид яши. Шуларның 4880е социаль пакетның акчасын алырга карар иткән. Күпчелек акчасын алу ягында. Бу уңайдан табиблар фикерен, киңәшен тыңлап карыйк. Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк-кан юллары авыруларын дәвалау үзәге җитәкчесе, табиб-терапевт Ринат Хәстиев.
– Ринат Мирбәтович, район инвалидлары арасында йөрәк-кан юллары авырулары күпме?
Безнең хәбәрчебез, Россиянең атказанган урманчысы Тәлгать абый Гыйльметдиновның хәбәрсез югалуына дүрт елдан артык вакыт үткән икән инде
Әлеге хәбәргә баштарак бик җитди дә карамаган идек, берәр танышына, дустына хәл белергә тукталгандыр, озак тормас кайтып керер дип өметләндек.
– Аны бик яраталар иде, элекке танышлары хәл белергә шалтыраталар, кунакка чакыралар иде, – ди хатыны София апа ( мин үзем Тула татары, биредә Суфия дип йөртәләр инде, дип таныштырды ул үзен). – Балтачтан бер элеккеге колхоз рәисе “Тәлгать абый, үзең утырткан агачларны карап кит, дип кунакка чакырды. Икебез бергә бардык. Әле Тәлгать югалгач та борчылып шалтыратты, табылмадымы дип гел шалтыратып торалар.
Арчага республиканың экология хәрәкәте активистлары кайтты
Алар Арчаның Җиңү паркында кичкә кадәр зур итеп файдалы һәм күңелле чара оештырдылар. Билгеле, арчалар белән. Республиканың Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде ул.
Бәйрәм көндезге сәгать 2дә башланып китте. Балалар, әти-әниләр, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп ял итте. Төрле осталык дәресләре оештырдылар. Максат изге – табигатьне, тирә-юньне саклау, чиста тоту, организмга зыянлы булмаган материаллардан төзелгән йортта яшәү һ.б. “Хуҗасыз этләрне сыендыру урынында яшәүче этләргә ризык җыю”ны да оештырганнар. Бары тик булыш, дип язып та куйганнар. Кием-салым һәм башка үзеңнән арткан әйберләрне җыю базары да бар. Китаплар, бизәнү әйберләре, уенчыклар, кием-салым, йорт, хуҗалык, мәктәп кирәк-ярагы – үзеңнән артканны монда тапшыра аласың. Һәм шушыннан ук үзеңә кирәк, ошаган әйберне алып та була.
Сәяхәткә чыккан бер егетнең йөри торгач яман да тамагы ача. Хәле бетеп елга яры буена килеп утыра бу. Утыра торгач суда агып килгән бер алма күрә. Ничек итсә итә, әлеге алманы тотып алып ашый. Шуннан бераз хәл кереп китә, башына әлеге алманы рөхсәтсез ашадым, гөнаһ эшләдем, дигән уй килә. Хуҗасын табарга да, гафу итүен үтенергә!
Елга буйлап өскә таба атлый егет. Бара торгач бер авылга килеп чыга, елга буендагы бакчада үсеп утырган алмагачны күрә. Йортның хуҗасын табып, хәлне сөйләп бирә.
– Әйе, син зур гөнаһ эшләгәнсең, сорамыйча кеше әйберен алгансың, – ди хуҗа. – Сине гафу итү өчен ике шартым бар, шуларны үтәсәң, гафу итәрмен.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.