Арчада Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Зур этнографик диктант” яздылар. Ул Арчаның үзәк китапханәсендә үтте.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира Вафина иң башта акциядә катнашучыларга–диктант язарга килүчеләргә рәхмәт әйтеп, бу зур чараның максатын әйтеп үтте. Әлбәттә, без иң беренче чиратта үз милләтебезнең язмышын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Күп милләтләр яшәгән илдә без шулай ук башка халыкларның да тарихын, йолаларын белсәк – бу күршеләрне ихтирам итү булыр иде. Бер-береңне ихтирам итеп, дус яшәүгә ни җитә?!
Арча үзәк китапханәсенә диктант язарга килүчеләр күп иде. Акциядә катнашучылар компьютерлар каршына тезелешеп утырган, ә компьютерлар җитмәгәннәр кулында смартфоннар иде. Онлайн режимда үтте ул. Сораулар кызыклы иде. Мәсәлән, мари халкы җәй җитүне нинди бәйрәм белән билгеләп үтә? “Иртә язда үткәрелә торган татар халкының “Нәүрүз” бәйрәмендә карга боткасы пешерелә, иң беренче чиратта бу ботка белән кемнәрне сыйлыйлар?” “Ир кеше ат өстендә бара. Аңа каршы бер хатын-кыз килә. Адыгей этикасы буенча ат өстендәге ир-кеше нишләргә тиеш?” Җавап: ир кеше ат өстеннән төшеп, хатын-кыз яныннан җәяүләп үтеп китә. Аннан атка утыра. “Россиядә бу хайванга табынмаган төбәк юктыр. Аннан курыкканнар һәм ихтирам иткәннәр. Себернең күп кенә халыклары бу хайванны олылап, төрле йолалар белән бәйрәмнәр үткәргәннәр һәм үткәрәләр. Бу нинди хайван?” Җавап: аю.
Сораулар күп төрле һәм кызыклы. Безгә әле үзебезнең тарихны һәм башка халыклар язмышын, йолаларын өйрәнергә дә өйрәнергә!
Румия Саттарова