Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары ветераннары!

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез үзегезне авыр, әмма игелекле эшкә багышлаган кешеләр. Һәрдаим кыюлык, түземлелек, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, законлылык һәм тәртип сагында торасыз. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә намуслы карашыгыз җинаятьчелеккә каршы катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сезнең җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегезнең нәтиҗәсе - ул район халкының тынычлыкта һәм иминлектә яшәве.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук сезне хәвефле хезмәтегездән көтеп, борчулы төннәр үткәрүче якыннарыгызга һәм туганнарыгызга рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Сезнең барыгызга да йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итәргә һәм җаваплы хезмәтегездә югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

Муниципаль район башлыгы                             И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International