Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе
ТР «Менталь һәм башка тайпылышлары булган, үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән
2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
2020 елның 13 ноябрендә 15.00 - 16.00 видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак:
“ Гражданнарның аерым категорияләрен шифаханә-курортка юллама белән тәэмин итү" буенча семинар
Әлеге дәреснең максаты: шифаханә-курортта дәвалануга юллама бирү тәртибе һәм шартлары, шифаханә-курортта дәвалануга каршылыклар һәм күрсәткечләр, социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында ата-аналарга мәгълүмат бирү.
Дәрестә катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк (моның өчен исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контакттагы зат:
Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.
Шулай ук шуны хәбәр итәбез, дәрес барышында җавап алырга теләгән кыскача сорвавыгызны (*мөрәҗәгать түгел) Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына алдан җибәрә аласыз.