12 ноябрь-Бөтендөнья сыйфат көне

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Арча, Биектау районнарындагы филиалы консультация пункты белгечләре 2020 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы халкы өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештыра.

Җитештерелә һәм сатыла торган товарларның, башкарыла торган эшләрнең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча консультацияне Сез көн саен 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр) «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Арча, Биектау районнарындагы консультация пунктында 8 (843 65) 3-15-04, 8 (843 66) 3-18-30 кайнар линия телефоны аша ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International