2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.
Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты.
Коронавирус чорында Яңа Чүриле психоневрологик интернат тулысынча изоляциядә булды. 15 майда анда эшләүчеләр алмашынды
360 авыру янында 44 хезмәткәр өч атна буе, 24 апрельдән, өйләренә дә кайтмыйча, хәтта капканың икенче ягына да чыкмыйча яшәде. Ниһаять, алар өйләренә җибәрелде, урыннарына ике атнага икенчеләре килде.
Өйләренә җибәргән вакытта без дә шунда идек. Барысының да кәефләре күтәренке, күңелләре көр, тимер капканың икенче ягында торган ирләре, балалары белән очрашуны көтеп йөзләрендә елмаю балкый. Өч атна буе хезмәткәрләр нинди шартларда яшәгәннәр соң?
– Шартлар яхшы иде. Йокларга урын бар. Өч тапкыр бушлай ашаттылар. Юынырга да мөмкинлек тудырылган. Телевизор эшли. Рухи яктан гына кыенрак булды. Гаиләдән аерылып тору бит, – диде өлкән шәфкать туташы Адилә Гарипова.
Май салкын килсә иген уңар, дип әйтеп калдырган борынгылар
“Түбәнрәк температурада үсемлекләр башта ныклы тамыр системасы җибәрә, аннан соң гына тишелеп чыга, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Әлегә үсемлекләр өчен шартлар бик уңай, яңгырлар яугалап тора, корткыч бөҗәкләр дә артык үрчи алмый”.
Соңгы көннәрдә басуларда күп йөрибез. Район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшыра. 14 майда мондый бүләкләрне “Ак барс” агрокомплексы” Гайнулла Шәймуллин, “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров, “Северный” ширкәтеннән Рәдис Низамов, “Тукай” хуҗалыгыннан Фидаил Сабиров, “Ашытбаш”тан Рамил Сибгатуллин, “Кишет” ширкәтеннән Зөлфәт Галиуллин алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев Халыкара гаилә көнендә Арча шәһәрендә яшәүче Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарны алтын туйлары белән тәбрикләде.
Бүгенге көндә Татарстанда бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен махсус республика программалары нигезендә 1,3 млрд. сум акча бүленгән
Киңәшмәләрнең берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Бүген гади чор түгел, кече бизнеска һичшиксез ярдәм итәргә кирәк”. Ничек коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында тезләнмичә, ябылмыйча, башланган эшне саклап калып була? Ә аларга җиңел түгел.
“Өйдә утыр” режимы эшмәкәрләрнең кайберләрен вакытлыча эшсез калдырды. Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә: “Предприятие, бигрәк тә кече предприятие, ай ярым эшсез тора алмый”, – дип, район башлыкларына барлык предприятиеләрне эшләтеп җибәрергә кушты. Хөкүмәт җитәкчелеге кече һәм урта бизнесны саклап калу өчен төрле чаралар кабул итә.
Эшмәкәрләргә бүген республикада ташламалы микрозаймнар өчен барлыгы 700 млн. сум акча каралган. Шуның 200 млн. сумы эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондыннан, 500 млн. сумы республика бюджетыннан бүленгән.
Арча районында тату, бәхетле, үрнәк гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе – Яңа Кырлайда гомер итүче Маһинур һәм Наил Гыйбадуллиннар 16 май көнне гаиләләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Маһинур апа белән Наил абый 7 балага гомер биреп, аларны намуслы, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенге көндә 15 оныклары, 10 оныкчыклары булган бәхетле әби-бабай булып төп нигездә гомер кичерәләр.
Төп нигез – Гыйбадуллиннар нәселенең яратып кайта, күңел тынычлыгы таба торган урыны да. 21 ел элек бирегә килен, төпчекләре Камилгә кәләш булып төшкән шушы авыл кызы Земфира кайнана-кайната белән генә түгел, иренең туганнары белән дә тату булып, йортка килүче һәркемгә яктылык өләшеп яши. Яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөгамәлә үрнәгендә төп йортта үсүче оныклар Рүзәл белән Камилә дә тәрбияләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.
Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-30 яшьләрдәге түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра:
- Иҗтимагый оешмалар активистлары;
- Студентлар-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;
- 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Чара барышында Татарстанда сөт җитештерү мәсьәләләре дә күтәрелде.