ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елда алкалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” район беренчелеге була. Ярышлар ике турда, дүрт төркемдә үткәрелә. Беренче уен үз бозында, икенчесе кунакта узачак. Катнашучыларга гаризаларны 23 гыйнварга кадәр бирергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында танышырга була.

Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Респуб- ликасы буенча авыл җирлекләрендә урнашкан китапханәләр арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул җиһазлар алган. Гөберчәк авылы китап- ханәсе, “Россия мәдәнияте” максатчан федераль программасында катнашып, җиңеп чыккан, ноутбук, проектор белән экран, заманча китапханә җиһазы белән бүләкләнгән. Район балалар китапханәсе, укучыларны китап укуга тарту буенча акциядә уңышлы катнашып, кызыксындыру премиясенә һәм республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булган. Арча үзәк китапханәсенә республикада китапханәләрне үстерү программасы кысаларында 200 мең сумлык китапханә җиһазы алынган. 

Рафис Габделбәр улы Нигъмәтҗанов пенсиягә китү сәбәпле, аның урынына Гостехнадзорның Арча бүлеге җитәкчесе итеп Габделхак Габделфәт улы Касыймов билгеләнде. Ул күбебезгә элеккеге ЮХИДИ җитәкчесе буларак яхшы таныш. Рафис Нигъмәтҗанов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры һәм Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны узган шимбәдә республика Гос- технадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зиатдинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 15 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Шәмси Фәизовны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Сугыштан соң Шәмси ага 33 ел элеваторда эшли. Хатыны Минзифа апа белән 5 бала үстерәләр.

16 гыйнварда Казанда Игенчеләр сараенда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республиканың бер төркем журналистларын хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында “Арча хәбәрләре” район газетасының авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов та бар.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча МСОсы” ширкәте баш хисапчысы Галиуллина Гадилә Гарапша кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 7гыйнварында Казан шәһәрендә “ На крыльях таланта” Халыкара конкурс- фестиваль булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннэн Гарипова Эндҗе ( укытучысы Гидиятуллина Таифә Фуат кызы) эстрада вокал номинациясендә II- дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз! Яңадан яңа уңышлар теләп калабыз

2015 ел ахырында Арчада Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советы утырышы үткәрелде.

Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләренең ныклап төзекләндерелүен күзәтеп бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә калып килә сыман иде. Сабыр иткән морадына җиткән, диме халык? Ниһаять, 500 елдан артык тарихы, мәшһүр җыры булган Наласа өчен дә күк капусы ачылды кебек.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин үткәргән киңәшмәдә сүз транспорт салымнарын вакытында түләү турында барды. Салымны озак вакытлар түләмәгән кайбер физик һәм юридик затларга җавап тотарга туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International