ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Арча шәһәре 3 нче номерлы мәктәп базасында    яшь язучылар белән очрашу кичәсе булды.Чакырулы кунакларыбыз – яшь шагыйрь , журналист, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире-Ленар Шәех  һәм якташыбыз, Наласа авылында туып үскән яшь язучы, прозаик Рөстәм Галиуллин.   Кичәдә татар моңы,татар җыры, татар шигырьләре яңгырады.Әдипләребез белән, аларның иҗаты белән якыннан таныштык. Күңелебез эзләгән сорауларга да җавап табылды. Язучынының үз кулы белән имзаланган китаплар алу булды. Укучыларга әйтеп бетергесез сөенечләр бүләк итте.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Аның аякларында аучы чаңгылары, кулында агач метр. Машинаны олы юл читендә калдырып басуга кереп киттек.

— Юлдан үтүчеләр безне аучылар дип уйлыйдыр инде, — дим. — Бу вакытта кырда аучыдан башка кем йөрсен.

— Мин моннан биш көн саен узам, — ди юлдашым. — Менә болар минем эзләр. Кар шактый күбәйгән, әле беркөн болай ук түгел иде. Хәзер үлчибез аны. Һәм ул агач метрны карга батыра. “27 сантиметр булган, 4 сантиметрга арткан”.

Юлдашымның үзе белән таныштырырга да вакыт җиткәндер. Арча метеостанциясенең техник–метеорологы Рафис Һади улы Җаббаров ул. Мин аның әлеге вазифага алынуына чын күңелдән шатландым. Нәкъ шуның кешесе инде ул. Районның иң тәҗрибәле, белемле агрономнарының берсе, озак еллар агроном, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләде, башка җаваплы вазифалар башкарды.

Спорт елата да, күккә дә сикертә, бәхәскә дә кертә. Яңа Кенәрдә район башлыгы призына үткәрелгән көрәш әнә шундый рухта үтте. Курса-Почмак мәктәбе тренеры Разил Нәбиуллинның үз көрәшчеләре өчен җанатуы турында үзе бер кызыклы репортаж язарлык.

– Ашыкма! Чиста итеп сал!

– Бал биреп ятасың бит инде!

– Эшлә, эшлә дим мин сиңа!

Көндәшен җиңгән малайны тренер күтәреп үк ала!

– “Ак Барс агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов мине Курса-Почмак мәктәбенә көрәшчеләр тренеры итеп куйды, – ди Разил Нәбиуллин. – Бүген ярышка 16 малай алып килдем.

Буран булу сәбәпле, Арча стадионында искечә Яңа елны каршы алу чарасы булмый калган иде. Шуңа күрә арчалылар һәм кунаклар өчен узган шимбәдә “Арча кичләре” оештырылды. Гадәттә 14 гыйнварда ук үзенең утлы “күлмәк”ләреннән арына торган гүзәл чыршы да шушы көнне көткән булып чыкты, бәйрәмгә ямь өстәп, янып торды.

Моңа кадәр үткән бәйрәмнәргә нидер җитмәгән кебек иде. Юк, монда мин оештыручыларны гаеп- ләргә җыенмыйм, дөрес итеп кабул итсеннәр. Алар көчләреннән килгәнчә тырышалар, авыллардан ук үзешчәннәр чакырып, халыкның күңелен күрәләр, җырлыйлар, уеннар оештыралар. Тик оештыру белән генә булмый бит әле, халыкның тамашаны күтәреп алуы, чараларда катнашуы да кирәк. Менә бу юлы тамашачы ягыннан да активлык сизелде бугай. Шуңа сәхнәдәгеләргә дә чыгышлар ясавы уңайрак булгандыр.

“Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз астында узучы территориаль җәмәгать үзидарәләре һәм торак-милекчеләр ширкәтләре арасында урам ярышлары, мәдәни–спорт чаралары башланып киткән иде. Бу юлы аны “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) дәвам итте. Узган якшәмбедә Җиңү паркында үткән чара оешкан төстә барды һәм бик күңелле булды. Халык та күп килгән иде. 

Кызганычка каршы, 2014 елда Арча районы янгыннар саны буенча республикада шактый вакыт “беренчелекне” бирмәде. Соңгы 5 елда районда 208 янгын булып, анда 19 кешенең гомере өзелде. Мондый аяныч саннар барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Узган ел хәл бераз уңай якка үзгәрсә дә, тынычланырга иртәрәк әле. 16 гыйнварда үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыкларыннан урыннарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибарны арттыруны таләп итте. Аеруча күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм хуҗалыкларга читтән килеп эшләүче кешеләр яши торган урыннар даими контрольдә булырга тиеш. Авылларда янгын сүндерү техникасы булдыру, су чыганакларын тәртипкә китерү буенча да шактый эшлисе бар. Быел су башняларына гидрантлар урнаштыру өчен район бюджетында 500 мең сум акча каралды. Бу эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Бүген сүз ел буе башкарган эшләр, ирешкән уңышларыбыз турында түгел, ә җитешсезлекләребез хакында булыр, — дип башлады полиция хезмәткәрләренең 2015 ел йомгакларына багышланган киңәшмәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев. — Ә алар, кызганычка каршы, аз түгел. Узган ел районда җинаятьчелекнең 54 процентка үсүе безнең эшләп җиткермәвебезне күрсәтә.

2016 елда алкалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” район беренчелеге була. Ярышлар ике турда, дүрт төркемдә үткәрелә. Беренче уен үз бозында, икенчесе кунакта узачак. Катнашучыларга гаризаларны 23 гыйнварга кадәр бирергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында танышырга була.

Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Респуб- ликасы буенча авыл җирлекләрендә урнашкан китапханәләр арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул җиһазлар алган. Гөберчәк авылы китап- ханәсе, “Россия мәдәнияте” максатчан федераль программасында катнашып, җиңеп чыккан, ноутбук, проектор белән экран, заманча китапханә җиһазы белән бүләкләнгән. Район балалар китапханәсе, укучыларны китап укуга тарту буенча акциядә уңышлы катнашып, кызыксындыру премиясенә һәм республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булган. Арча үзәк китапханәсенә республикада китапханәләрне үстерү программасы кысаларында 200 мең сумлык китапханә җиһазы алынган. 

Рафис Габделбәр улы Нигъмәтҗанов пенсиягә китү сәбәпле, аның урынына Гостехнадзорның Арча бүлеге җитәкчесе итеп Габделхак Габделфәт улы Касыймов билгеләнде. Ул күбебезгә элеккеге ЮХИДИ җитәкчесе буларак яхшы таныш. Рафис Нигъмәтҗанов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры һәм Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны узган шимбәдә республика Гос- технадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зиатдинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International