ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Шәхси керемнәр үсеше буенча яңа составтагы Арча муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең яңа елда беренче утырышы булды.

Анда Арча муниципаль район хакимияте, ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе вәкилләре катнашты.

Утырышта милек салымы буенча бурычлары булган вазифаи затлар чыгышлары тыңланды.

Милек салымнарын кайда түләргә кирәк? Утырышта бу хакта да сүз булды. Ул транспорт чарасы, милек, җир участогы кайда теркәлә, шунда түләнергә тиеш. Әмма кайвакыт теркәлгән урын белән милек хуҗасы яшәгән урын туры килмәскә дә мөмкин. 

Арча Мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Тамашачы аны март аенда карый алачак.

Рәсем сәнгате буенча “Кышкы палитра” республика бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбе данын 3, 4 сыйныф укучылары Ләйсән Баһавиева, Диләрә Гыйбадуллина, Галия Гайнетдинова, Зөһрә Сибагатуллина, Зилә Шәмсетдинова яклады. Диләрә Гыйбадуллина (укытучысы Раилә Фәтхуллина) беренче урынны яулады.

Казанда “Талант канатларында” исемле халыкара бәйге узды. Арча сәнгать мәктәбеннән Энҗе Гарипова (укытучысы Тайфә Гидиятуллина) “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

2016 елда йорт кошлары алучыларга субсидия биреләчәге турында хәбәр иткән идек.

— Субсидия бирү тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Субсидия 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр бер хуҗалыкка алынган 50–100 яшь кош өчен бирелә. Бер күркә чебиенә яки бер каз бәбкәсенә — 80, үрдәк бибиенә яки бройлер чебиенә 30 сум.

Субсидия алу тәртибен тулырак белергә теләүчеләр финанс–икътисад бүлегенә 3–13–66 номеры белән шалтырата алалар.

2017–2018 елларда Татарстанда Чулман елгасы аша чыга торган яңа күпер төзелеше башланырга мөмкин. Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Рес- публикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әнә шул хакта сөйләде. Брифинг “ИнноКам” инновацион–җитештерү үзәген төзүгә багышланды.

Мамадыш районында, Соколка торак пункты тирәсендә Чулман елгасы аша чыга торган күпер төзү планлаштырыла. Юллары белән бергә аның бәясе 50 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин.

Районда опека бүлегендә эшләү дәверендә күп төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Сигнал буенча фатирга барасың, андагы хикмәт-тамашаны күреп, исләрең китә.

Ана төнне үзе кебекләр белән үткәргән. Хатын-кызлар ир-ат аркасында бер-берсеннән көнләшеп сугыша ук башлый. Кычкырыш, талаш. Һәм шул мәхшәр арасыннан баланың шыңшып елаганы ишетелә. Бала кычкырып еларга курка. Чөнки бөтен ачу аңарга күчәргә мөмкин. Бала өчен йөрәк әрни. Анага бу бала кирәкми, ул иркенләп яшәргә комачаулаучы бер бәла булып тора. Ана белән сөйләшеп карыйбыз. Ул без әйткәнне аңлый кебек. Без аңа мондый тәртипсез тормыш белән яшәсәң, балаңнан колак кагуың бар, дип аңлатырга тырышабыз. Картлыгың килер, бер ялгызың калырсың, яныңа килүче дә булмас, үкенерсең, дип төшендерергә азапланабыз. Кызганыч, ул безнең белән килешкән кебек булса да, соңыннан шул ук хәл кабатлана.

Әле ел башланып егерме генә көн үтүгә карамастан, Арча районында кешеләргә зыян килү белән тәмамланган өч юл–транспорт һәлакәте теркәлгән инде.

Берсе Түбән Мәтәскә тавында булды. Анда ике машина бәрелеште. Идарә итүчеләре тән җәрәхәтләре алды. Яңа Кенәр юлында Иске Ашыт ягыннан чыккан машина Арча ягыннан килгән транспорт чарасына юл бирмәү нәтиҗәсендә авария тудыра. Анда пассажир хатын–кыз хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Бу юл һәлакәте турында ЮХИДИ хезмәткәрләренә икенче көнне генә хәбәр итәләр. 19 гыйнварда тагын бер һәлакәттә бер хатын–кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Бу авария Үрнәккә җитәрәк Дүртөйле авылына борылып кереп китә торган урында була. Балтач ягыннан килгән “УАЗ” машинасы каршы як полосага чыга. Моны күреп үз полосасыннан килгән “ВАЗ–2114” машинасы хуҗасы тормозга баса. Юл бозлавык булу сәбәпле, машина “уйнаклап” китә һәм “УАЗ”га килеп бәрелә. Алар аңышып өлгергәнче, “ВАЗ–2114”кә Балтач ягыннан килгән чит ил машинасы килеп бәрелә. Авырлык “ВАЗ–2114” машинасындагы хатын–кыз пассажирга төшә.

Россия Матбугаты көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” телерадиокомпаниясе вәкилләре дә катнашты.

Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов журналистларны бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде.

Әлеге очрашуда сүз массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү һәм партия проектларын тормышка ашыру турында барды. Фикер алышуларда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, җирле бүлекчә секретаре урынбасары Рамил Гарифҗанов, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, җирле бүлекчә политсоветы әгъзасы Альмира Гатауллина, “Яшь гвардия” җитәкчесе Лия Ильина катнашты.

20 гыйнварда “Северный” ширкәте базасында “Арча” ширкәтенә кергән хуҗалыкларның семинар–киңәшмәсе булды. Җитәкчеләр, белгечләр хуҗалыкта терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар, узган елгы эшкә анализ ясап, 2016 елга бурычларны ачыкладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International