ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Арчаның 3нче мәктәбе “Алтын каләм” түгәрәге җитәкчесе Гөлназ Йосыпова хәбәр иткәнчә, мәктәпкә язучылар кайткан. Яшь шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Наласа авылында туып-үскән яшь язучы Рөстәм Галиуллин белән күңелле һәм файдалы очрашу булган.

29 гыйнварда 14 сәгатьтә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев Галактионов урамы, 3нче йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(84366) 3–02–63, 89274298343.

30 гыйнварда “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге була. Ярышлар сәгать 10да башлана.

Узган якшәмбедә Арча–Аренада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 23- 24 нче гыйнвар көннәрендә Арча педагогия көллияте базасында  “Без бит авыл яшьләре” дип исемләнгән авыл җирлеге яшьләре форумы  узды. Форум Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев патронажында үтте. Форумны оештыручылар: Арча башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Мәдәният идарәсе, Арча шәһәренең яшьләр парламенты, шулай ук Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең  Арча бүлеге.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Авыл җирлекләрендә, хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды.

“Ватан” ширкәте идарәсе каршында тезелеп киткән җиңел машиналарның күплегенә игътибар иттем. Әле кайчан гына алар урынында чана җигелгән атлар тора иде.

Баш зоотехник, шул ук вакытта ревизия комиссиясе рәисе Искәндәр Солтанов та үзенең чыгышында инде онытыла башлаган чорны искә төшерде.

— Моннан 10–15 ел элек терлекчелекне иң авыр тармак дип сөйли идек. Күп эшләр кул белән башкарылды. Терлекчеләр иртән сәгать 3тә эшкә килә, көнгә 10–11 сәгать эшли иде.

Хәзер, аерма җир белән күк арасы кебек. Фермаларның түбәләре калай, Хәсәншәехта асфальт юл фермага кадәр килә. Торакларда туфли киеп йөрерлек. Чиләк–көянтә күтәреп йөрүче юк, сыер савучылар сөтне күрми дә хәзер.

Район мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 2015 елда район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы арасындагы килешүне үтәү мәсьәләсе каралды.

Иң башта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев хисап чорында башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәктәп- ләрне ныклап төзекләндерү, бүлмәләрне заманча җиһазлау, мәгариф учреждениеләренең грант отулары, белем, тәрбия мәсьәләләре, кыскасы, уңышлар һәм проблемалар турында тулы бер доклад тыңладык. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәзер үзгәрешләр зур. Бер генә мисал. Яңа Кишет мәктәбенең “Иң актив мәктәп” буларак откан грант акчасына мобиль класс, интерактив такта, телевизор алынган. Бер интерактив такта гына да 128 мең сум тора! Ә мобиль класс 500 мең сум.

Арча стадионында җиде районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч) 140 чаңгычы ярышты. Ике көн барды ул. Безнең районнан Иске Кырлай һәм Яңа Кенәр мәктәпләре балалары катнашты. Шунысы кызык: урта һәм кечерәк сыйныфларда укучы балалар (һәр төркемдә 5 малай, 5 кыз) бер мәктәптән генә булырга тиеш иде.

 Ни өчен бер мәктәптән генә?! Минемчә, мәктәпләрдә чаңгы спортының ничек куелганын ачык- лау өчен оештырылган ярыш булырга тиеш бу. Һәм бик дөрес уйланылган. Кайбер физкультура укытучылары моның белән килешмәде. Район чемпионнарын җыярга кирәк иде, ул вакытта ярышлар көчлерәк булыр иде, дигән фикерләр ишетелде.

Язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда истәлекле очрашу булды. Искә алу кичәсенә язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең апасы Равия апаның кызы Җәүһәр ханым килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Музей директоры Ришат Камалов:

– Бүген без ихтирам белән язучыны искә алабыз, әсәрләрен барлыйбыз, исемен киләсе буынга тапшырабыз, – дип сөйләде.

Без Гомәр Бәшировның “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым – яшел бишек” һ.б. романнарын укып үстек. Ә Гомәр Бәшировны яшь буын беләме?

Соңыннан Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиевага шул сорауны бирдем.

Узган якшәмбедә Югары Аты авылы иртәдән гөрләп торды. Ул көнне биредә Тәлгать Нуриев истәлегенә хоккей турниры узды. 

Кем соң ул Тәлгать, диярсез. Ул шушы авылда 1969 елда дөньяга килгән гади авыл егете, механизатор. Кызганыч, 2002 елда аның гомере фаҗигале рәвештә юл һәлакәтендә өзелә. Үз вакытында Тәлгать бик яхшы хоккейчы, авыл командасының алыштыргысыз капкачысы булган. Хәзер инде аның ике улы: Фәнил белән Фирдүс тә авылның иң яхшы хоккейчылары. Фирдүс хәтта район җыелма командасы һөҗүмчесе. Гаиләсе, туганнары һәм дуслары Тәлгатьне искә алып, аның хөрмәтенә шундый спорт бәйрәме оештырырга булганнар. Бәйрәм Утар Аты имамы Фәнис Мостафинның изге догалары белән башланып китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International