ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Кырлай” ширкәтеннән Салават Кәбировка, “Ватан” ширкәтеннән Фәим Гыйльмиҗановка, Раил Лотфуллинга, Илмир Заһидуллинга, Инсаф Сәгыйтьҗановка, “Татарстан” ширкәтеннән Фирдүс Мортазинга, Фәнил Зыятдиновка, “Акчишмә” ширкәтеннән Илдар Гыйззәтуллинга истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.
2015 елның 31 маенда Эшмәкәрләр көне уңаеннан көндезге сәгать 1дә Арча ипподромында ат чабышы була. Ярышлар өч төркемдә үткәреләчәк
1июньнән 4 июньгә кадәр “Казан арты” тарих–этнография музеенда педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура–төзелеш университетының рәсем сәнгате кафедрасы доценты, якташыбыз Таһир Шәйхетдиновның “Агачта җанланган сәнгать” дигән иҗат эшләре күргәзмәсе була
Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау тантаналары булды. 208 бала 11 сыйныфны, 582 укучы 9 сыйныфны тәмамлады
19 майда үткән киңәшмәдә Арча муниципаль районында 2014 елда хезмәтне саклауның торышы турында сөйләшү булды
22 майда Арча Укучылар сарае каршындагы асфальт төрле төстәге сүрәтләр белән бизәлде. Биредә ел саен район күләмендә уза торган асфальтка рәсем ясау конкурсы булды.
Шул уңайдан 25 майдан Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш буенча “Наркотиклардан башка тормыш” акциясе башланды.
Ул 1999 елдан бөтен илләрдә билгеләп үтелә һәм күршеләр арасында дуслык, үзара ярдәмләшү, аралашу булдыру, ялгызлык белән көрәшкә юнәлдерелгән
Чабаксарда гармунчыларның IIнче ачык Бөтенроссия фестиваль–бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбеннән Заһидә Гайфуллина укучылары уңышлы чыгыш ясады. Фирзәр Камалиев, Фирзәр Камалиев белән Рәсим Хәбибрахмановның гармунчылар дуэты – икенче, Рәсим Хәбибрахманов, Илназ Баязитов өченче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Инструктор Әнис Шәймәрданов җитәкчелегендәге Шушмабаш мәктәбе укучылары Рәзил Исхаков, Алсу Рәхмәтуллина, Апаз мәктәбеннән Инсаф Низамов, Арча ЮХИДИ бүлеге данын яклап катнашкан ярышта үзләренең иң яхшы, җитез машина йөртүчеләр булуын һәм юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен республикага таныттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International