ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
“Безне тегендә, монда куып йөртәләр, безнең кемгә комачаулыгыбыз бар икән?” — дип мөрәҗәгать иттеләр шәһәр үзәгендәге газета–журналлар киоскы янында үзләре җитештергән продукция белән сату итүчеләр.
Алар педагогика көллиятенә нәкъ вакытында — 8 май көнне ветераннар катнашында баручы бәйрәмгә кайтып төште. Сугыш узган җирләрдән әйләнеп кайткан студентларга шул тәэсирләр йогынтысында өлкән буын вәкилләре белән очрашу, күңелләрендә алып кайткан хис–кичерешләрен алар белән уртаклашу көллият тарихы өчен дә кадерле минутлар булды.
Бер безнең районда гына түгел, Татарстанның хезмәт базарында да бүген гади һөнәр белгечләре – токарьлар, слесарьлар, ташчылар, бетончылар, фрезерчылар, авыл хуҗалыгында савымчылар, агрономнар, механизаторлар, ветеринария табиблары җитешми. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне җитештерү предприятиеләренә тарту – менә бүгенге көн проблемасы.

22
май, 2015 ел
җомга
12 майда иҗтимагый оешмалар Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүгә старт бирелү турында игълан иттеләр.
Казанбаш авылында яшәүче Зәйнәп Вәлиевага 15 майда 95 яшь тулды. Бу көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның котлавын, бүләк тапшырды.
Казанда барган өченче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар безнең Арча төбәгендә дә булып китте
“Бу егет кебек талантлыларның тренеры була алырмынмы тагын? Мондыйлар булмас инде...” — диде Хәйдәр Зәйнуллин укучысы Айнур Зиннуров белән таныштырганда.
Сугыш башланганда Колачы авылыннан Зөлфирә Камалиевага 4 кенә яшь була. Әтиләре Гыйният Мозаффаровны сугышка озатуларын яхшы хәтерли. Әниләре Маһинур берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп (кечкенәсенә 1 генә яшь), калган өчесен ияртеп, авылның аргы ягына озатырга менә.
Сугыш беткән көн аның хәтерендә бүген дә аермачык саклана. Онытылырлык та түгел шул, бу көнне аның мәктәп коллективы белән күрше авылларга кадәр барып, көне буе быргы кычкыртып йөри торгач, авызы ару гына түгел, авырта да башлый. “Шуннан соң атна буе авызга ризык каба алмадым, бик истә калды ул көн”, – дип сөйли 1945 елда Җиңү көненнән соң 4 көн узгач 10 яшен тутырган Әмир.
20 майда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның үз хәбәрчеләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International