ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
23 майдан 30 майга кадәр кичке сәгать 5тән Арча шәһәрендә гүзәл бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. Әйдәгез әле, милли бәйрәмебез Сабантуй рухы алып килүчеләрне ачык йөз, тәмле тел, матур бүләкләр белән каршы алыйк!
Кайчандыр тормыш юлын гомергә бергә үтәргә телдән дә, язмача да вәгъдә биргән парлар бу юлы ЗАГС бинасына мәхәббәт җимешләре – балалары белән килгән иде. Аларга биредә тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырылды.
Прокуратура тикшерүләре ачыклаганча, районның кайбер мәктәпләрендә террорга каршы куркынычсызлык чаралары эшләнмәгән.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге 21 майда Арча шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрде.
18 майда Арча почта бүлекчәсендә әбүнәче көне үткәрелде. Һәрвакыттагыча чын бәйрәм төсен алды ул. Газета–журналларга язылырга теләүчеләрне биредә төрле кызыклы сюрпризлар көтте.
15 апрельдән 30 июньгә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖ үзенең газета–журналларына язылган әбүнәчеләре арасында бәйге игълан итә. 2015 елның 2 яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” карамагында булган журнал һәм газеталарга иң күп язылган әбүнәчене төп бүләк — iPad көтә.
24 майда “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында ярыш үткәрелә. Башлана сәгать 9да.
Бала туса, бәхете белән булсын, дибез. Ата–ана өчен бала бәхете, бала сәламәтлегеннән дә зуррак нәрсә юктыр. Авыру балаларын аякка бастыру өчен ихтыяр көчләрен дә, сабырлыкларын да югалтмыйча, бөтен тырышлыкларын, көчләрен куеп, соңгы тиеннәренә кадәр биреп, хастаханәләр юлын таптаган ата–аналарны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район булышлыгы белән Иске Иябаш авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл эшләнде.
18 майда Күпер урамы 32нче алты фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Анда район җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International